Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татьяна Әгъләмова: «Шәһәрдә йогышлы авырулар таралу куркынычы бик аз»

Матбугат чаралары белән очрашу вакытында «Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе» баш табибының дәвалау буенча урынбасары Татьяна Әгъләмова хәбәр иткәнчә, Яр Чаллыда кызамык авыруы буенча эпидемик хәл тыныч.

«Кызамык белән авыручылар саны Украинада һәм Европа Берлеге илләрендә теркәлгән. Россиядә авыручылар саны чагыштырыла торган регионнарга караганда йөзләрчә, хәтта мең тапкыр кимрәк һәм хәзерге вакытта яхшы контрольдә тотыла. Шәһәребез табиблары һәрвакыт безнең санитар иминлек сагында тора. Шуңа күрә кызамык турында берәр шик булса, ул шунда ук комиссия тарафыннан тикшерелә, хәл ителә. Хастаханәдә хәл тыныч, барысы да контрольдә, кирәкле медикаментлар да бар. Тест-системасы җитәрлек күләмдә. Бер генә шикле очракны да күздән ычкындырмыйбыз. Бездә бокс бүлеге бар, анда шикле пациентны нәтиҗәләр билгеле булганчы, савыгу вакытына кадәр тотабыз. Шуңа бәйле рәвештә, безнең шәһәр территориясендә йогышлы авырулар таралу куркынычы бик аз», - дип сөйләде Татьяна Әгъләмова.

 

Хәзерге вакытта шәһәрнең йогышлы авырулар хастаханәсендә кызамыкка шикләнгән ике бала бар. Шуларның берсе – бер яшькә кадәр, икенчесе – 1яшьтә 10 айлык бала. Аларның икесенә дә инфекциядән прививка ясалмаган. Беренче очракта сабый прививка яшенә җитмәгән әле, икенчесендә – баладан әти-әнисе баш тарту сәбәпле прививка ясалмый. Хәзер балалар савыгу стадиясендә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кызамыкка каршы прививкалар Россия Федерациясенең илкүләм прививкалары календарена кертелгән. Әлеге авырудан прививка план буенча 12 айда һәм 6 яшьтә ясала. Аннан  моңа кадәр әлеге инфекция белән авырмаган яки прививка ясатмаган (медицина һәм мәгариф оешмалары, сәүдә оешмалары, транспорт, коммуналь һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, вахта ысулы белән эшләүче кешеләргә ясалырга тиеш), аның ясалуы турында  мәгълүматы булмаган 36 яшьтән 55 яшькә кадәрле өлкәннәр дә вакцинацияләнергә тиеш. Вакцинацияне кызамыктан прививка турында төгәл мәгълүматка ия булмаган чаллылылар да ясата ала. Йөкле хатыннарга гына прививка ясау тыелган.

 

http://nabchelny.ru/news/34027

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев