Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Текә" машинасында - кешеләр өстенә...

Погонлы шофер үз акылында булганмы?

Башкортстанда 2 гыйнварда Мәләвездә булган юл-транспорт һәлакәте хәл-шартларын ачыклыйлар. Анда "Land Cruiser" шоферы, идарәне югалтып һәм койманы җимереп, җәяүлеләр юлына килеп чыккан.
Шаһитлар хәбәр иткәнчә, шофер исерек булган. Бәхеткә, тротуардагы өлкәннәр һәм балалар зыян күрмәгән. Автомобильнең номерлары да «текә» булган.
Социаль челтәрләрдә язуларынча, шофер ЮХХДИ хезмәткәре була. Әлегә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хезмәт тикшерүе башланган.
"Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге боерыгына ярашлы, бу факт буенча хезмәт тикшерүе билгеләнде. Аның нәтиҗәләре буенча закон нигезендә карар кабул ителәчәк", - дип шәрехләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев