Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телефонын зарядкага куйган һәм йокларга яткан

Йокы аралаш ул янгын турында хәбәр итүче җайланманың тавышын ишеткән, күзләрен ачкан һәм диванга ут кабуын күргән.

Чаллыда кесә телефонына ут кабу сәбәпле бер фатирда янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр
Кичә 17.40 сәгатьтә 112 бердәм номерына ГЭС бистәсендә урнашкан бер йорттагы фатирда янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Биредә яшәүче 79 яшьлек хатын-кыз кесә телефонын зарядкага куйган һәм үзе йокларга яткан. Йокы аралаш ул янгын турында хәбәр итүче җайланманың тавышын ишеткән, күзләрен ачкан һәм диванга ут кабуын күргән. Олы яшьтә булу сәбәпле хатын-кыз төтен белән тулган фатирдан кеше ярдәменнән башка гына чыга алмаган.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр коткаручы битлеге ярдәмендә әбине урамга алып чыккан. Нәтиҗәдә, кесә телефоны, аны кора торган җайланма һәм 1 квадрат метр мәйданда диван янган.
Хуҗабикә сүзләренчә, телефонны зарядка алу җайланмасы бераз гына зыян күргәнлектән, ул аны изолента белән чорнап куйган булган. Янгын әлеге җайланманың төзек булмавы сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Шунысын да искәртик: узган елда бу фатирда республика программасы буенча янгын турында хәбәр итүче дүрт җайланма урнаштырганнар, нәкъ менә шулар әбинең гомерен саклап калган да инде. 

Чыганак Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X