Телетапшыруларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла
Бүген, 22 апрельдә Татарстан территориясендә кайбер телетапшыруларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла. Россия коммуникация күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, аппарат-студия комплексындагы профилактик эшләр башкару белән бәйле рәвештә түбәндәге телевизион программаларны трансляцияләү эше туктатылачак. Исемлеге һәм туктатылу вакыты: "Россия-2" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "НТВ" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "Карусель"...
Бүген, 22 апрельдә Татарстан территориясендә кайбер телетапшыруларны вакытлыча туктатып тору планлаштырыла.
Россия коммуникация күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, аппарат-студия комплексындагы профилактик эшләр башкару белән бәйле рәвештә түбәндәге телевизион программаларны трансляцияләү эше туктатылачак.
Исемлеге һәм туктатылу вакыты: "Россия-2" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "НТВ" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "Карусель" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "Россия-Культура" (2:00 сәгатьтән 10:00 сәгатькә кадәр); "ТВ-Центр" (2:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев