Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Теләгән кешегә эш бар

Шәһәрдә эшсезлек мәсьәләсе җитәкчеләрнең контролендә.

Хаким Наил Мәһдиев аны атна саен тикшереп тора. Бүгенге көндә Чаллыда 12 111 кеше рәсми рәвештә эшсез итеп теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 4,3 % тәшкил итә.

“Россия эше” кадрлар үзәге Татьяна Быданова әйтеүнчә, ел башыннан эшсезләргә 316 млн 235 сум акча күчерлегән. Апрельдән алып бүгенге көнгә кадәр 292 млн 656 мең сум акча түләнгән. Балаларга 168 млн 544 мең сум акча бирелгән. 6 489 эшсез 10 341 балага пособие алган. Июль аенда 1 392 кеше урнаштырылган. 381 кешенең даими эш урыны булдырылган”, - диде ул.

Бүгенге көндә кадрлар үзәгендә 5 203 вакансия бар.

“Теләгән кешегә эш табарга була. Шәһәрдә 5000нән артык вакансия бар. Безнең шәһәрдә эш бар”, - диде шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Фото: РБК РТ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев