Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Теләкләр чыршысы" акциясе дәвам итә. Даниилның хыялы тормышка ашты

Даниил  үзенең хыялы турында Кыш Бабайга хат язган.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов "Теләкләр чыршысы" акциясендә катнашты. Ул дүрт яшьлек Чаллы егете Даниил Лозанның Яңа ел хыялын башкарды. Комсомол районы администрациясенең Мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт бүлеге начальнигы Алсу Хамматова белән берлектә депутат малайга кунакка килде.

Николай Атласов аңа электрон удар җайланмасы бүләк итте, Даниил  үзенең хыялы турында Кыш Бабайга хат язды.

"Бала күзләрендә чын шатлык күрү бик күңелле, хыяллары чынга ашкан Яңа ел могҗизасы хисенең аның өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлыйсың. Кыш бабайның йөкләмәсен үти алуыма бик шатмын. Алга таба да аның хыяллары тормышка ашсын!» - диде Николай Атласов.

"Теләкләр чыршысы" акциясе ел саен үткәрелә һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан хуплана. Ул күп балалы гаиләләрдәге балаларның, ятим балаларның, сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм җитди авырулардан җәфа чигүче кешеләрнең иң яшерен хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Чыганак: Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты

Фото nabchelny.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев