Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Телне саклау — безнең бурыч

"Җитәкчеләр өчен эшлекле төшке аш" проектының чираттагысында Чаллыда татар телендә эшләп килүче матбугат чаралары - "Шәһри Чаллы"газетасы, Чаллы дәүләт татар драма театры, "Чаллы-ТВ" телекомпаниясе, "Күңел" радиосы, "Мәйдан" журналы вәкилләре катнашты. Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, бүгенге сөйләшүнең темасы, ягъни "Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау" - ул татар театрының турыдан-туры бурычы....

"Җитәкчеләр өчен эшлекле төшке аш" проектының чираттагысында Чаллыда татар телендә эшләп килүче матбугат чаралары - "Шәһри Чаллы"газетасы, Чаллы дәүләт татар драма театры, "Чаллы-ТВ" телекомпаниясе, "Күңел" радиосы, "Мәйдан" журналы вәкилләре катнашты.

Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, бүгенге сөйләшүнең темасы, ягъни "Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау" - ул татар театрының турыдан-туры бурычы. "Без татар телен чынлап торып эштә куллана торган бердәнбер учреждениедер шәһәрдә. Милли театрлар һәрвакыт халыкның гореф-гадәтләрен, телен, мирасын саклап торучы мәдәни учаклар булды. Үткәнне белмичә, киләчәкне төзеп булмый, дип юкка гына әйтми халык. Ни кызганыч, без инде бүген бик күп милли традицияләребезне югалттык, тик әле кайберләрен кайтарырга һәм киләчәк буыннар өчен саклап калырга соң түгел", - диде Рашат Фәесхан улы. Хәзерге вакытта театрда берьюлы өч спектакльнең репетицияләре бара - Антон Чеховның "Дядя Ваня"сы, Валентин Катаевның "Тылсымлы чәчәк" әкияте һәм Әхәт Гаффар әсәре буенча куела торган "Язлар моңы" драмасы.

Башка проблемаларны да читләтеп узмады Рашат Фәйзерахманов. Театрның бинасы булмау, сәхнәнең кечкенә булуы аркасында театр масштаблы проектларга алына алмый. Шулай ук башка шәһәр театрларының декорацияләре дә безнең сәхнәгә сыймый. Тик барлык авырлыкларга карамастан, алар иҗат итүдән туктамый. Яңа куелган спектакльләрнең барысы да тамашачылар һәм һөнәри тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнде. Чаллы драма театры Белоруссия, Иран, Санкт-Петербург, Казанда уза торган халыкара фестивальләргә чакырулар алды.

Әлбәттә инде, эшмәкәрләрне театр эшчәнлегенең финанс ягы да кызыксындырды. "Без бюджет оешмасы һәм, Аллага шөкер, дәүләт ярдәм итеп тора. Ләкин бүгенге заманда һәрбер бюджет оешмасы директоры беренче чиратта яхшы менеджер булырга, өстәмә финанс чыганаклары эзләргә тиеш. Хәзер бик күп грантлар бар, шуларның бөтенесендә дә катнашырга кирәк. Бу, әлбәттә, барысында да җиңәсең дигән сүз түгел, тик гаризаңны дөрес һәм сыйфатлы итеп тутырсаң, елына 2-3 грант отарга мөмкин", - диде Рашат Фәйзерахманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X