17 март 2015 яңалыклары
-
Чаллыда 1855 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак
Чаллыда 1855 укучы бердәм дәүләт имтиханы тапшырачак. Мәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, быел укучыларның күпчелеге җәмгыять белеме буенча сынау тотачак. Егет һәм кызлар физика, химия һәм информатика фәннәреннән дә БДИ тапшырырга җыена.
-
“ВКонтакте” кавыштыра да, аера да
- Фотоны "ВКонтакте"га куярсың, яме. - Ярар, "ВКонтакте" аша язышырбыз. Күпләр шулай сөйләшә хәзер, мәгълүматны интернет аша ала, тере аралашуны социаль челтәрләргә алыштыра. Ниндидер бер чир кебек ул социаль челтәрләр. Көненә бер тапкыр шәхси битеңне тикшереп чыкмасаң, нидер эшләргә онытылган кебек, кайберәүләр интернетка шуның кадәр бәйле ки, хәтта ашаганда, йокларга...
-
Шагыйрьле авыл – бәхетле авыл
Март җиленнән көләч, нурлы йөзләр, Яз балкышы күктә, җирдә дә... Болай матур итеп үзең дөньяга килгән ай турында гына әйтеп буладыр ул. Әлеге шигъри юлларның авторы Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Шамил Шәйдуллин, чыннан да, 1939 елның мартында туган. Исән булса, быел аңа 76 яшь тулган булыр иде. Ул гомеренең күп...
-
Бабайлардан калган китаплар
Минем өстәлдә күп куллардан үткән, битләре саргайган, гасырларда "исән калган" басмалар. Бу китап һәм журналлар Тукай, Камал һәм башка күренекле шәхесләрнең гарәп графикасында язылган истәлекләре. Шуларга карап, мин үз-үземә сорау бирдем: ник соң әле бу китапларның эчтәлеге миңа һәм янәшәмдәге берничә кешегә генә таныш булырга тиеш? Татарларда гарәп графикасы йөз...
-
Телне саклау — безнең бурыч
"Җитәкчеләр өчен эшлекле төшке аш" проектының чираттагысында Чаллыда татар телендә эшләп килүче матбугат чаралары - "Шәһри Чаллы"газетасы, Чаллы дәүләт татар драма театры, "Чаллы-ТВ" телекомпаниясе, "Күңел" радиосы, "Мәйдан" журналы вәкилләре катнашты. Театр директоры Рашат Фәйзерахманов әйтүенчә, бүгенге сөйләшүнең темасы, ягъни "Татар халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау" - ул татар театрының турыдан-туры бурычы....
-
Күңелләрне тетрәндерерлек
Шәһәребездә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә дәүләт татар драма театры артистлары булып китте. Алар Чаллы тамашачысына Р.Кинҗәбаев әсәре буенча куелган "Тилмереп дога көткәннәр" спектаклен күрсәтте. Бу театр коллективының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына менә дигән бүләге. Әлеге тетрәндерерлек һәм гыйбрәтле спектакльне режиссер Дамир Сәмерханов сәхнәгә куйган. Әсәрнең эчтәлегенә туры килерлек көйләрне Татарстанның...
-
Банклар кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре белән хезмәттәшлек итмәкче
"Закамье" сәүдә-сәнәгать палатасында, кризиска каршы чаралар программасы кысаларында, эшмәкәрләр өчен киңәшмә узды. Шәһәрнең финанс оешмалары вәкилләре кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренә ставкасы еллык 13,25-15 процент белән кредит алу ысуллары турында сөйләделәр.