Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Тәгәрмәчсез” калмабызмы?

Чаллы прокуратурасы Җиңү паркында “Манзара тәгәрмәче” аттракционы төзелешенә бирелгән рөхсәткә протест белдерде.

Кү­зәт­че­лек ве­дом­ство­сы до­ку­мент­лар­ны за­кон­сыз дип тап­ты һәм баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се Ри­нат Аб­дул­лин­га ике до­ку­мент­ка про­тест җи­бәр­де.

     “Тө­зе­леш ау­ди­ты һәм ин­жи­ни­ринг ди­рек­ци­я­се” му­ни­ци­паль каз­на пред­при­я­ти­е­се­нә 2016 ел­ның 12 гыйн­ва­рын­да тө­зе­леш­кә рөх­сәт би­рел­гән бу­ла. Шул ва­кыт­та­гы Шә­һәр тө­зе­ле­ше һәм җир­дән фай­да­ла­ну ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча әле­ге учас­ток­та атт­рак­ци­он тө­зү ты­ел­ган бу­ла. Ул ба­ры тик мах­сус бил­ге­лән­гән Р-1 ял-ланд­шафт тер­ри­то­ри­я­сен­дә ге­нә ур­наш­ты­ры­ла ала. 2005 ел­да ук рас­лан­ган го­мум­шә­һәр үзә­ге пла­ны про­ек­ты бу­ен­ча әле­ге урын­да ка­фе бу­лыр­га ти­еш бу­ла. Әм­ма Шә­һәр тө­зе­ле­ше ко­дек­сы, про­ект пла­ны һәм Шә­һәр тө­зе­ле­ше һәм җир­дән фай­да­ла­ну ка­гый­дә­лә­рен бо­зып, баш­кар­ма ко­ми­тет­ның ва­зый­фаи зат­ла­ры “ДИ­АС” ка атт­рак­ци­он тө­зе­ле­ше­нә рөх­сәт би­рә.

     Ачык­лан­ган­ча, тө­зе­леш­кә рөх­сәт әле­ге учас­ток­та­гы тө­зе­леш пла­нын 2016 ел­ның 14 мар­тын­да рас­ла­ган­га ка­дәр би­рел­гән. Тик­ше­рү ба­ры­шын­да ка­пи­таль тө­зе­леш объ­ек­ты до­ку­мент­ла­ры экс­перт­лар­ның уңай бә­я­лә­мә­сен дә ал­ма­ган­лы­гы ачык­лан­ган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев