Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тикшерүләр эзсез узмый

Узган атнада Роспотребнадзор белгечләре, Чаллы оешма-предприятиеләрендә хезмәткәрләрнең вакцина ясату-ясатмавын ачыклау максатыннан, тикшерүләр белән йөрде.

«Тулаем алганда, вакцинаның беренче һәм икенче компоненты буенча үтәлеш начар түгел. Ачыкланган хокук бозулар факты буенча, өч субъектка административ йогынты чараларын кулланырга мәҗбүр булдык», – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.
Бүгенге көндә исә Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә. Мәгълүматлар буенча,  беренче компонент вакцинаны – 234 916, икенче компонентны 173 178 кеше ясаткан.
Хәзерге вакытта шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенең лабораториядә расланган 5 145 очрагы теркәлгән. Әлеге күрсәткеч 100 мең кешегә 979,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 2,7%ка түбәнрәк. 214 кеше медицина күзәтүе астында, 10 683 кеше медицина күзәтүеннән төшерелгән.
Моннан тыш, Яр Чаллыда барлык массакүләм спорт һәм мәдәни чаралар Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча үткәрелә.

Фото: trn-news.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: роспотребнадзор коронавирус