Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әтисе каберен Франциядән эзләп тапкан Надежда Романцова: «Әниемнең үтенечен үтәдем бит! Әтине ул күпме көтте…»

Бөек Ватан сугышы гөрелтесе инде күптән тынды. Әмма үз гомере бәрабәренә Җиңүне якынайткан солдат каберләрен балалары, оныклары, онык балалары әле һаман эзли. Чаллыда яшәүче Надежда Романцова әтисе – рядовой Михаил Захаровның каберен Франциядән эзләп тапкан әнә.

– Улым белән бергә бардым. Юкса шуның кадәр дулкынландыргыч сәяхәттә үземә генә бик авыр булыр иде, яшь кеше түгел бит инде мин, – ди Надежда Михайловна. – КамАЗның пресс-рам заводыннан элекке хезмәттәшләрем шалтыратып, бергә сөенештек, бергә сагышландык. Ахирәтем әтиемнең каберенә барып кайту өчен пенсиясеннән өлеш чыгарды хәтта.

«Кызыбызга Надежда исемен кушсаң, әйләнеп кайтачакмын»

77 яшьлек Надежда Романцова әтисен бары тик фотосурәт аша гына хәтерли. Үзенең дөньяга килүен дә бер могҗиза итеп саный. Михаил Захаровны сугыш башлангач ук, Арчадан иң беренчеләрдән булып фронтка җибәрәләр. Ә кыз 1942 елның маенда туа. Әти-әнисенең сугыш вакытында Йошкар-Оладагы бердәнбер очрашуыннан соң…

–  Әнием сөйләвенчә, фронтка җибәрер алдыннан әтине башка солдатлар белән бергә вакытлыча Йошкар-Олада урнаштырып торалар. Бу хакта ул кемдер артыннан әйтеп җибәрә, – дип сөйли Надежда Михайловна. –  Әнием, күчтәнәчләрен төяп, шундук әти янына юл тота. Очрашудан соң берникадәр вакыт узгач, әни йөккә узуын аңлый һәм бу хакта әтигә хат язып сала. «Кыз табармын кебек, исеме Валентина булыр дип уйлыйм», – дип өстәп тә куя. Әти исә, янәсе, өенә (ә анда аның дүрт улы үсеп килә) исән-сау әйләнеп кайтуына өметләндерү өчен, кызыбызга Надежда исемен куш, дип сорый. Хатның соңгы юлында ул: «Дус яшәгез һәм безнең нәни Надеждабызны саклагыз!» – ди.

Әмма Михаил Захаровка кызын күрергә насыйп булмый – Надяның дөньяга пәйда булуына бер ай кала Березовка авылындагы йортка фронттан кайгылы хәбәр килеп төшә: саргаеп беткән кәгазьдә «Хәбәрсез югалды» дигән ике сүздән башка берни булмый…

Халык дошманы кызы

– Авылдагы өлкәннәрдән ишетеп белүемчә, әти-әнием бик матур пар була, – ди Надежда Михайловна. – Әнине ире белән булачак каенатасы таныштыра. Әнием – күпбалалы, ярлы гаиләдән. Әти аны кое янында күрә  һәм икенче көнне үк кыз сорарга килә. Шулай итеп, әнигә хәлле гаиләгә, бәрәкәтле, әйбәт йортка килен булып төшәргә насыйп була. Әтием чорына күрә шактый ук алдынгы кеше санала: дүрт класс  белемле, авыл советы рәисе үзе.

Надежда, әтисе кебек,  бик тырыш, үз дигәнендә нык торучан булып үсә.  Бернигә карамастан үз максатына омтылу сыйфаты кызга тормышында нык ярдәм итә.              Ә авыр­лыкларны күп күрергә туры килә Надяга. КАИга керү омтылышы уңышсыз килеп чыга: абитуриент анкетасында әтисенең хәбәрсез югалуы турында күрсәтеп, халык дошманы кызына әйләнә дә куя. Шулай да аңа Казан авиация техникумының кичке бүлегенә укырга керергә насыйп була: анда бу пунктка ни өчендер игътибар ителмичә кала. 1971 елдан бирле Надежда  Чаллыда яши: хезмәт юлын «КамГЭСэнергострой»да башлап җибәрә, аннан соң КамАЗның пресс-рам заводына эшкә урнаша.  Биредә техник контроль бүлегенең әйдәп баручы  инженер-технологы вазифасыннан лаеклы ялга китә.

– Бервакыт әтием елмаюлы кыяфәттә төшемә керде, – ди Надежда Михайловна. – Шуннан соң, ни генә булмасын, аның турында, һичшиксез, барысын да беләчәкмен, дигән ныклы фикергә килдем.

Рядовой Михаил Захаров 72 ел буе хәбәрсез югалган кеше буларак санала. Надежда Михайловна, әтисе турында ниндидер мәгълүмат эзләп табу ниятеннән Германиягә  – Кызыл Хач җәмгыятенә, Мәскәүгә – Россия Оборона министрлыгының Үзәк хәрби архивына хатлар юллый. Тырышлыгының нәтиҗәсе күренмәгәч, Казанга Дәүләт иминлеге комитетына барып кайтырга карар кыла.

– Мине игътибар белән тыңлагач, аз гына көтәргә куштылар. Шуннан архивтан әтинең «Личное дело»сыннан кечкенә генә фотосы белән папка алып килделәр, – дип хәтер йомгагын сүтә Надежда Михайловна. – Франциядә җирләнгәнен белгәч, гаҗәп­ләнүемне күрсәгез… Ә тәгаен кайда җирләнгән – анысы мәгълүм түгел иде.

Эзләгән таба

Шулай беркөнне солдат кызы Беренче каналдан сугышта хәбәрсез югалган яки һәлак булганнарның туганнарына мөрәҗәгатьне ишетеп ала – алардан үзләре турында белгертүне сорыйлар. Әлбәттә инде, каналга шундук әтисе турында мәгълүматларны җибәрә ул. Берникадәр вакыттан соң Франциядән рәсми документлар килеп төшә. Эзтабарлар ярдәмендә аңа әтисе тормышының соңгы көннәре турында мәгълүм була. Баксаң, 1942 елның июлендә Старый Оскол шәһәре янындагы сугышта әсирлеккә эләккән икән. Германиягә концлагерьга китергәннәр.  Шуннан әсирләрне Франция шахталарына эшкә алып киткәннәр. Анда авырып киткән һәм 1943 елның 7 октябрендә вафат булган. Буле-Мозель шәһәрендәге туганнар каберлегенә җирләнгән.

– Әтием турында документлар кулыма кергәч, миңа элекке ватандашыбыз – инде 20 елдан артыграк вакыт дәвамында Франциядә яшәп, совет солдатларының тугандаш каберлекләрен карап-тәрбияләп торучы Татьяна Линден шалтыратты, – ди Надежда Михайловна, күз яшьләренә буылып. – Мине кунакка чакырды. Барырга булдым. Чит ил паспортын ясаткан арада Татьянага бүләккә шарф бәйләдем, улым белән икебезгә билет алдым.

Солдат каберләре чит түгел

Зиратка барасы көн алдыннан Надежда Романцованың күзенә йокы керми. Бик дулкынлана.

– Үзе янына китерү өчен әтием гүя миңа көч һәм сәламәтлек өстәде. Хәтта шәһәрдә берничә көн рәттән коеп яуган яңгыр да туктап, ялтырап кояш чыкты, – дип искә ала ул чакларны Надежда.

Буле-Мозель шәһәре зиратында совет солдатларының дүрт туганнар каберлеге бар икән. Аларны Татьяна кебек мәрхәмәтле, олы йөрәкле кешеләр карап тора. Биредә Бан-Сен-Жан концлагереннан 360 хәрби әсир җирләнгән. Надежда Михайловнаның әтисе дә  шунда. Солдат кызы каберлеккә урнаштырылган һәйкәл алдында баш иеп, чәчәк бәйләмен сала һәм, кулъяулыгын чишеп, әнисе кабереннән алып килгән бер уч туфракны сибә.

– Атакай чакырып, әтием рухына дога укыттым. Беркемнән тартынмыйча, бик озак еладым, – дип тәэсирләре белән уртак­лаша Надежда Михайловна. –  Әтиемә эчемнән генә шушы озын-озак еллар эчендә күңелемдә җыелганның һәммәсен – аны ничек итеп яратуымны, сагынуымны сөйләдем. Өемә кайткач, өстемнән авыр таш төшкәндәй булды. Хәзер үземне бик бәхетле хис итәм. Әниемнең үтенечен үтәдем бит! Әтине ул күпме көтте!..

Ә инде Франциядән алып кайткан бер уч туфракны, әтисенең соңгы сәламе итеп, әнисе каберенә илтеп сала ул.

Эх, сугыш уты кабынмаса, нинди бәхетле тормышта яшәгән булырлар иде алар…

Ләлә Гайфетдинова.

Чаллы – Арча

 

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев