14 апрель 2020 яңалыклары
-
Быел Татарстанда урманнар ике тапкыр күбрәк торгызылачак
2024 елга юкка чыккан урманнар урынына яңаларын торгызуны 100 процентка җиткерү максаты тора.
-
Ангинаны (тамак бакасын) ничек дәваларга? [киңәш]
Ангина — бик көчле йогышлы авыру, аңкау бизләренең — миндальсыман бизнең ялкынсынуы аның ачык билгесе. Балачакта һәм үсмер вакытта ул аеруча еш кабатлана. Аның килеп чыгуы — туңудан, бигрәк тә аякларны туңдырудан. Авыру хәлсезләнүдән, йотканда тамакның авыртуыннан башлана. Температура 38-39 градуска җитә, балаларда 40ка күтәрелгән чаклары да була. Туңдыра, буыннар һәм мускуллар сызлый, баш авырта.
-
«Аны тулысынча чишендереп, берүзен ябып куялар, телефонын алалар…» — Әлмәттә эпидемиологик ситуация контрольдән чыга
Апрель башында социаль челтәрләрдә Әлмәтнең үзәк хастаханәсендә эпидемиологик ситуациянең контрольдән чыгуы турында аудиоязма таралды. Бу язма фейк дип игълан ителеп озак та үтмәде, Мәскәүдә булып кайткан Әлмәт кешесендә коронавирус дип шикләнүләре турында яңа видео пәйда булды. Видео авторы Лилия Самарина (кыз фамилиясе Мөшәрәпова — ред.) әнисенең Мәскәүдән кайткач хастаханәгә эләгүе, аны кинәт Чаллыга алып китүләре турында сөйли, әнисен эзләргә Мәскәүдән үзе кайта. Икенче видеоны ул инде Чаллы хастаханәсе янында яздыра, әнисен табу шатлыгы белән уртаклаша.
-
«Иртән шалтыраган телефоннан хәерле хәбәр көтмисең ул… Руфинә апаң вафат… Корт чаккан»
Иртән иртүк шалтыраган телефоннан нигәдер беркайчан да хәерле хәбәр көтмисең. Ә бу юлы шикләнүем, чыннан да, рас килде.
-
Яр Чаллыда Габдулла Тукайның туган көненә багышланган флешмоб башланды
13 апрель көнне Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Чаллы шәһәре мәдәният идарәсе ярдәме белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган #ЧелнычитаетТукая #ЧаллыТукайныукый әдәби марафонын башлап җибәрде.
-
Әтисе каберен Франциядән эзләп тапкан Надежда Романцова: «Әниемнең үтенечен үтәдем бит! Әтине ул күпме көтте…»
Бөек Ватан сугышы гөрелтесе инде күптән тынды. Әмма үз гомере бәрабәренә Җиңүне якынайткан солдат каберләрен балалары, оныклары, онык балалары әле һаман эзли. Чаллыда яшәүче Надежда Романцова әтисе – рядовой Михаил Захаровның каберен Франциядән эзләп тапкан әнә.
-
Коронавирус таралу куркынычы булган урыннар билгеле
Югары категорияле табиб Владимир Зайцев “АиФ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә коронавирус йоктыру ихтималы зур булган хәтәр урыннарны санап үткән һәм бу урыннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләгән. Без дә, үз чиратыбызда, боларның һәммәсен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.
-
Татарстанга Мәскәү һәм Петербургтан килүчеләргә мәҗбүри изоляция билгеләнә
14 апрельдән башлап ике башкаладан республика территориясенә килгән кешеләрнең барысы да 14 көн дәвамында өйдә утырырга тиеш
-
«Тыңлаганда йөрәкләр өзелә» - Әнвәр Нургалиев әнисенә багышлап җыр иҗат иткән
Башкорстанның атказанган җырчысы Әнвәр Нургалиев «Җылы сүзләр килә ишетәсе» җырын тәкъдим итте.
-
Җырчы Стас Михайлов коронавирус белән авырганын әйтте
Ул шундый авыр вакытта Россиядә булуына сөенә.
-
Мамадышта ике яшь егет югалган
Егетләр югалган көнне көн җилле булган һәм көймә көчле дулкынга түзә алмыйча капланган.
-
«Үләсем килә»: коронавирус йоктырган пациент белән ачыктан-ачык сөйләшү
Бүген Россиядә коронавирус йоктыруның 18 мең очрагы теркәлгән. Татарстанда исә 84 кешегә бу диагноз куелган. «Татар-информ» хәбәрчесе Полина Шевчук коронавирус йоктырган ир-ат белән сөйләште. Хәзер ул Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана.