Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Пациентларга карата да ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк”

8 декабрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда булып китте. Башта Рөстәм Миңнеханов Е.Н.Батенчук ис. Кама төзелеш колледжына юнәлде, аның базасында төзелеш тармагы белгечләрен әзерләү буенча ресурс үзәге булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган колледж бүлмәләрен карап чыкты, уку аудиторияләрендә, остаханәләрдә һәм лабораторияләрдә булды. ТР Президентына хәбәр ителгәнчә, кадрлар әзерләгәндә төзелеш предприятиеләре ярдәм күрсәтә. «Технониколь» компаниясе, мәсәлән, түбәләрне, фасадларны, фундаментларны, идәннәрне изоляцияләү системаларын корганда заманча технологияләр белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтә.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 2 нче шәһәр сырхауханәсенә барды. Монда да капиталь ремонт ясалган. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин сүзләренчә, төзелеш эшләре 500 млн. сумга төшкән, акчаларның күп өлеше яңа техника сатып алуга киткән. Татарстан Президентына яңартлыган травматология һәм хирургия бүлекләрен, өр-яңа медицина һәм мультимедиа җайланмалары белән җиһазландырылган операция бүлмәләрен күрсәттеләр.
«Сырхауханә заманча техника белән җиһазландырылган, табиблар эше өчен барлык кирәкле шартлар да тудырылган. Күрсәтелүче медицина хезмәтләре сыйфатын арттыру белән бергә, беренче чиратта пациентларга карата да ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов соңыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев