Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Традицион Казан ярминкәсендә студентлар катнашачак

Һәр мәгариф оешмасы үз мәйданчыгын булдырачак

26 сентябрьдә Казанда Татарстан мәгариф оешмалары катнашында традицион республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм халык-сәнгать кәсепчелеге эшләнмәләре ярминкәсе узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алдагы еллардагы кебек үк, һәр муниципаль район үз мәйданчыгын көллият һәм техникумнар, шулай ук мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белән бергә тәкъдим итәчәк", — диелә хәбәрдә. Ярминкәдә шәһәр халкына арзан бәяләрдән камыр ризыклары, консервланган һәм җиләк-җимеш продукциясе, бал, сөт продуктлары, бөртекле культуралар, йомырка, шулай ук агач һәм металлдан эшләнгән әйберләр, декоратив-гамәли иҗат әйберләре, тегү әйберләре һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.

Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр яшь белгечләр, столяр, тимерчеләр, чүкү осталарының кул эшләнмәләрен сатып ала, шулай ук республиканың муниципаль районнары укучылары әзерләгән иҗади номерларны бәяли алачак.

Чара барышында районнарның ярминкә корылмалары конкурсы берничә номинация буенча узачак: «ярминкә урынын иң яхшы бизәгән өчен», «ярминкәнең мәдәни-массакүләм программасында актив катнашкан өчен», «күргәзмә продукциясенең иң яхшы ассортименты өчен», «продукция сатуда иҗади якын килү өчен», «ярминкә урынын югары дәрәҗәдә оештырган өчен».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев