Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Транспорт билетының яңа төре керә

“Электротранспорт” 1 апрельдән автобус һәм трамвайларда йөрү билетының яңа төрен кертә.

1350 сумлык әлеге билет транспортта бер айга чикләнмәгән тапкыр йөрү мөмкинлеге бирә. Аны “Россия почтасы” һәм “АкБарс банк”  бүлекчәләрендә теләсә  нинди транспорт төренә нульле ресурстан башлап яздырырга була, ягъни ташламалы булмаган транспорт картасына, “КАМАЗ” хезмәткәренең универсаль картасына, мәктәп укучысы картасына, “АкБарс банк” картасына да яздырырга була. Түләүләр  алдагы айның 10 нчы числосыннан агымдагы айның 9-ына кадәр башкарылырга тиеш. Мәсәлән, апрель өчен түләүне 10 марттан 9 апрельгә кадәр кертергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев