Ул 2014 елдан бирле әлеге җаваплы вазифаны били.
Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиевның туган көне. Бөгелмәдә туып-үскән егет кечкенәдән эш яратып, максатчан булып үскән. Урта мәктәпне тәмамлагач Ленинград урман хуҗалыгы академиясендә инженер-механик белгечлеге алган. Студент вакытта җәйләрен студент отрядларында хезмәттә үткәргән. Шул вакытта ук акча җыеап әти-әнисенә кайтарган. Шул акчага гаилә машиналы булган.
Укуын тәмамлагач Бөгелмәгә кайткан. Хезмәт юлын инженер булып башлаган. Актив егетне күреп КГБга эшкә чакырганнар. Тик кинәт әтисе авырап киткәч ул бу өлкәдә үзен сыный алмаган. 13 ел урын өстендәге әтисен тәрбияләгән.
Шул вакытта ул үзенең җитәкчелек эшен башлый. Башта торак-коммуналь хезмәт өлкәсендә бүлек башлыгы, аннары Бөгелмә райоын башлыгы, аннары республика җитәкчелеге тәкъдиме белән ТРның Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкли.
2014 елдан Чаллы мэры вазифасына керешә. Соңгы елларда шәһәр актив үсештә булды: юллар төзелде, парк, скверлар яңартылды. 11 яңа мәктәп, 20 балалар бакчасы, 2 театр, онкология үзәге төзелде. 107 социаль объект капиталь ремонтланды. Җәмигъ мәчете актив төзелде, шәһәр урамнарында зур автобуслар йөри. Боларның барсына да Наил Мәһдиевның тырышлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә ирешелде. Чаллы халкы аңа рәхмәтле.

Озак еллык нәтиҗәле хезмәте өчен Наил Мәһдиев Дуслык ордены, 2нче дәрәҗәдә «Ватан алдындагы казанышлары» орден-медале, Россия Президентының, ТР Президентының Мактау грамотасы һәм башка бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булды. Әмма аның өчен иң зур горурлык – Чаллы һәм аның кешеләре.
Наил Гамбәровичка сәламәтлек, катлаулы хезмәтендә уңышлар телибез.
Мәгълүмат һәм фотолар шәһәр хакимиятенең «Вконтакте» төркеменнән алынды.
Нет комментариев