Агачлар артты.
Чаллыда 31 октябрьгә кадәр традицион көзге санитар-экологик айлык дәвам итә. Аның кысаларында предприятие һәм оешма, уку йортлары коллективлары шәһәрне чистарталар. Бу эштән шәһәр җитәкчеләре дә читтә калмый.

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Салахов үзе җитәкләгән коллектив белән «Сидоровка» паркында агачлар утыртты. Аңа кадәр Комсомол районы хакимияте коллективы Батенчук урамына агачлар утырткан иде. 17 октябрьдә Чаллыда гомумшәһәр өмә уза.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды
Нет комментариев