Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Тәртип» радиосын халыкка кабат кайтарган өчен Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт»

Татарстанга «Тәртип» кайтты!

14 август көнне Казанда 93.1 FM дулкынында «Тәртип» радиосы тапшыруларын тыңларга мөмкин. Радио масштабларын киңәйтеп кайта — 28 августта 90.2 FM дулкыннарында «Тәртип”не Чаллыда да тыңларга мөмкин. 

Яңа радионың оештыручысы — «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, радио редакциясе Декабристлар урамы, 2 йортта, «Татмедиа» АҖ бинасында булачак. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева «Татар-информ» агентлыгына «Тәртип»нең тарихы һәм радионы кабат тергезүгә ярдәм иткән кешеләр, аның яңа концепциясе турында сөйләде. 

"-Безнең максат — үткәннең яхшысын бүгенгегә кайтару. Мин максатка 100 процент ирештек дип саныйм, чөнки бөтен кеше ябырылып «Тәртип»не тыңлады. Без максатка ирешкән икәнебезне ФМ ешлыкны югалтканда белдек. Халык, үзенең газиз баласыннан аерылган шикелле, күз яшьләре белән елап, безгә ярдәмгә омтылды. Эшкә килгәндә ишек төбендә кешеләр басып тора иде, кая имза җыярга кирәк, дип. Хәтта япь-яшь егетләр, үзләре безгә дә әйтмәгән килеш, төрле кушымталар ясап, радионы теләсә кайсы телефоннан тыңлап йөрерлек иттеләр. Димәк, кирәк эш эшләгәнбез.",-ди Ризәлә Исмәгыйлева.

Ризилә Исмәгыйлева Татарстан президентына зур рәхмәтләрен дә җиткерде:"- 

Һәм тагын бер кат чын күңелдән бик зур рәхмәт әйтәсем килә Президентыбызга. Әһә, бу тәлинкә тотып, ялагайланып утыра дигән сүз бар халыкта. Андый әйбер безнең холыкта юк, Аллага шөкер. Чын күңелдән, бөтен халык исеменнән Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт. Кешелекле булганы һәм, шушы эшнең кирәк икәнен аңлап, халыкка бүләк итеп, «Тәртип”не яңадан кайтарганы өчен.

Йөзләренә кызыллык китермәбез дип ышанам. Хәлдән килгәнчә, бөтен тәҗрибәне, бөтен мөмкинлекне кулланып, кеше дә, Президентыбыз да һәм Аллаһ Тәгалә дә бездән риза булырлык итеп эшли алсак иде дип телим. Бик зур рәхмәт! ",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев