Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туфан иҗаты бүген дә уйландыра

Чаллы татар Дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьераны тәкъдим итте. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов драматург Туфан Миңнуллинның «Без китәбез, сез каласыз» драмасын сәхнәләштерде. Әлеге вакыйга уңаеннан журналистлар белән очрашуга Туфан аганың архивын барлап, аның мирасын киләчәк буыннарга тапшыручы кызы Әлфия Миңнуллина да килгән иде. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, драматург Туфан Миңнуллин Чаллыга килгән саен, татар театрына яңа бина төзү кирәклеге турында ачынып чыгыш ясый иде. Шәһәребездә заманча театр бинасы ачылуны күрсә, ул ихлас сөенгән булыр иде. Яңа бинада үзенең бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган «Без китәбез, сез каласыз» драмасын карарга да килер иде.

Режиссер Олег Кинҗәгулов  төрле даирәләрдә һәм иҗатында үз сүзен турыдан әйтә торган драматург әсәренә алынырга курыкмаган. «Беренчедән, Татарстанда туган телләр елында өч милли әсәр куярга дигән максатым бар иде: «Яшь йөрәкләр», «Капка» һәм «Сез китәсез, без калабыз»... Икенчедән, укыганда ук Туфан аганың бу әсәрендәге темаларны,  этюдларны Фәрит абый Бикчәнтәев белән  өйрәнгән идем. Әсәрнең фикерләре, темалары күңелемә сеңеп калган. Бу – минем рухта язылган әсәр. Андагы милли темалар бүгенге көндә дә актуаль. Мәсәлән, милли мәдәниятне, туган телне саклау... Моңа ирешү өчен сәнәгать предприятиеләрендә эшләүчеләр, мәдәният, иҗат әһелләре белән берләшергә тиеш. Драмада бу фикер «кызыл җеп» булып сузылган», – диде ул. 
Бу драманы күп театрлар сәхнәләштерде. Әмма безнең театрдагысының финалы башка. «Бездә әтинең 10 томлыклары бик күп. Бер китапка әти әлеге драманың ахырын кәгазьгә кулдан язып, ябыштырып куйган. Элеккеге финал буенча Тукай Акчуриннардан акча алмаган булган. Аннары әтием бу фактны җенткеләп өйрәнгәч, Тукайның Акчуриннар йортыннан акча белән китүен язып куйган. Чаллы театры моны үз спектаклендә кулланган. Әтиемнең иҗатын киләчәк буыннарга тапшыруга өлеш керткән өчен коллективка рәхмәт», – диде Әлфия Миңнуллина. Язучы Данил Салихов та драматург Туфан Миңнуллинның милләт үсешенә өлеш кертә торган  әсәрләрен тамашачыларга җиткергән театр труппасына рәхмәт белдерде. 
«Без китәбез, сез каласыз»  драмасының тагын бер үзенчәлеге бар. Ул Чаллы татар Дәүләт драма театры ачылганнан бирле эшләүче,  төрле  рольләрне тамашачы күңелендә калырлык итеп уйный торган, Татарстанның халык артисты Рәфыйк Каюмовның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде. Юбиляр анда Акчурин ролен башкарды. 
Чаллы театрындагы чираттагы премьера да тамашачылар күңеленә хуш килде. Ул туган телен, милләтен яраткан, аның киләчәге өчен борчылган кешеләр өчен менә дигән бүләк. Спектакльнең сюжеты түбәндәгечә: шагыйрь Габдулла Тукай (Фирдүс Сафин) бай Акчуриннар йортына кунакка килә. Һәм хуҗалар, хезмәтче, укытучы белән тел, милләт язмышы, бүгенге тормыш  турында әңгәмәләр кора. Акчуриннарның тәккәберлеге аның ачуын китерә. Ә менә тырыш, ихлас хезмәтче (Алсу Гыйльманова), укытучы (Равил Гыйләҗев) белән рәхәтләнеп аралаша.  Яшь, талантлы артист Фирдүс Сафин тышкы кыяфәте, зирәклеге  белән дә Тукайга охшаган. Финалда ул Акчуриннардан акча алып китә. Рәссам Ләйсән Хөсәенова, композитор Эмиль Әмиров хезмәте дә драманың рухына туры килә. Кыскасы, шәһәребез театрында тагын бер гыйбрәтле,  уйландырырлык спектакль барлыкка килде. Анда купшы сүзләр юк, артистлар уйнамыйлар, ә сәхнәдә яшиләр. Туфан Миңнуллиның вафатына 10 ел узса да, «Без китәбез, сез каласыз» драмасы язучы иҗатының бүген дә актуаль икәнлеген раслады. 

Фото театр сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният