Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туфанның китабы кайчан чыга?

Популяр җырчы Илнур Гомәровның уллары да талантлылар. Туфан белән Рифат татарча шигырь сөйләп, республика, шәһәр бәйгеләрендә җиңделәр.

Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров – тырыш, талантлы,  татарлыгы белән горурланып яшәүче мәдәният хезмәткәре.

Чаллыда туып-үссә дә, ул татар һәм рус телләрен камил белә. «Безнең гаиләдә һәрвакыт татар теле өстенлек итте. Балачагым һәм яшьлегем үткән Аксубай районының Чәтрән авылында гел татарча сөйләштек. Хәзер үземнең гаиләмдә дә өйдә улларым белән гел татарча гына сөйләшәбез, чөнки алар рус телен урамда, балалар бакчасында, мәктәптә болай да өйрәнәләр бит», – ди Илнур.

Аның уллары да үзе кебек талантлы. Туфан белән Рифат татарча шигырь сөйләп, республика, шәһәр бәйгеләрендә җиңделәр. «Энҗе бөртекләре» ансамблендә җырлыйлар да.

Татарның бөек шәхесе, драматург, язучы Туфан Миңнуллин, бергә КВНнарда уйнаган дусты режиссер Туфан Имаметдинов, Чаллыдагы 500 000нче малай, хәрби Туфанның уңышлы һәм тәртипле булуын күз уңында тотып Гомәровлар беренче улларына Туфан исеме кушкан иделәр. Бүгенге көндә Туфан Гомәров әтисе укыган 21нче мәктәпнең беренче сыйныфын тәмамлады. Музыка мәктәбендә әтисенең укытучысы, тәҗрибәле педагог Владислав Лычак классында укый. Моның өстенә аның китабы да чыгарга тора. «Биш яшеннән хикәяли башлады. Башта аның сөйләгәннәрен үзебез яздык, аннары үзе җыйды. «Туфанитта маҗаралары» дигән балалар китабын татар, рус, инглиз телләрендә чыгарырыга телибез. Бүгенге көндә бу эш бара. Рәссам бизи. Аллаһы бирсә, улымның китабы чыгар», – дип шатлыклы хәбәре белән уртаклашты популяр җырчы һәм Чаллының алыштыргысыз яшь алып баручысы Илнур Гомәров.

Аның белән кызыклы әңгәмәне газетабызның киләсе саннарыннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу