Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Тяжело с татарским" антипремиясе Татарстан экология министрлыгына бирелде

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасын оештыручылар "Тяжело с татарским" еллык антипремиясен быел Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгына тапшырды.

Министрлыкка тискәре "бүләк" Татарстанда су саклау зоналары күрсәткечләрен бары тик урыс телендә генә урнаштырган өчен бирелә. Оештыручылар сүзләренчә, Татарстан Конституциясе һәм Дәүләт телләре турындагы канун нигезендә күрсәткечләр ике дәүләт телендә башкарылырга тиеш.

"Халык контроле" интернет хезмәтендә бу проблемны Ирек исемле кулланучы күтәреп чыкты. Экология министрлыгы аңа җавап биреп, су саклау зоналары күрсәткечләренең тышкы күренешен федераль кагыйдәләргә бәйләде һәм "татар телендә мәгълүмат урнаштыру күздә тотылмый", дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев