Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Уңайлыклар куандыра

Март аенда ачылган күп функцияле үзәкнең төп офисы бүгенге көндә бар кө-ченә эшли.

Шунысын да әйтергә кирәк, Яңа шәһәр, Кол Гали бульвары, 25Е адре-сы буенча урнашкан үзәк Республикада иң зур КФҮ офисы булып санала, бина-ның гомуми мәйданы 1500 кв метрны тәшкил итә.

Беренче чиратта, дәүләт һәм муници-паль хезмәтләр өчен уңайлы итеп җиһаз-ландырылган заманча «Минем документ-лар» офисы урнашкан бинада капиталь ре-монт башкарылуын билгеләп үтәргә ки-рәк. Бина һәм территория "Уңайлы мо-хит"нең барлык элементлары белән җи-һазландырылган. Махсус көтү заллары, Wi-Fi, гаджетлар зарядкасы өчен розетка-лар, кунак компьютерлары каралган. Шу-лай ук бинада исәп-хисап бүлмәсе, дәүләт пошлинасын һәм хисапларны түләү тер-миналлары, уен зонасы, ана һәм бала бүл-мәсе, конференц-зал бар.

"Минем документлар" республика офи-сының Чаллы филиалы башлыгы Евгения Варго сүзләренә караганда, бер эш көне эчендә офис 3 меңгә кадәр кешегә хезмәт күрсәтә ала. “Бүгенге көндә КФҮнең 3 филиалы эшли, кабул итү тәрәзәләренең гомуми саны – 108. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең гому-ми саны – 160. Ә яңа ачылган филиалга килгәндә, ул ике катны били, анда барлы-гы 70 «кабул итү тәрәзәсе» каралган. Го-мумән, КФҮдә барысы да бик уңайлы итеп эшләнелгән. Бу исә, беренче чиратта, гражданнарның вакытын аз сарыф итүне күз алдында тота. Шулай ук, үзәкнең та-гын бер уңай ягы: барлык документ эшлә-рен дә шушында хәл итәргә була”, – ди җитәкче.

«Минем документлар» офисларына тү-бәндәге хезмәтләр белән мөрәҗәгать итәр-гә була: Росреестр; ЭЭМ (шул исәптән миграция бүлекчәсе линиясе буенча); ЮХИДИ (машина йөртү таныклыкларын алмаштыру); салым хезмәте (ЮЛ һәм ИП дәүләт теркәве); Росимущество; Роспот-ребнадзор; Пенсия фонды (СНИЛС рәсми-ләштерү, пенсия күләме турында белеш-мәләр, иминләштерелгән затларга мәҗбү-ри пенсия иминияте системасында шәхси исәпләренең торышы турында белешмә-ләр бирү); Социаль иминият фонды; Суд приставларының федераль хезмәте; Эш-мәкәрлекне үстерү буенча федераль кор-порация; ЗАГС органнары (никахны өзүгә гариза бирү, туу турында таныклык, үлем турында таныклык һ. б.); БТИ; архитекту-ра, архив өлкәсендә һ. б.
Чаллылылар арасында росреестр, эчке эшләр министрлыгы, пенсия фонды, са-лым хезмәте, Башкарма комитет хезмәтлә-ре иң популяр булып кала. Шулай ук, 2019 ел башыннан «минем Документлар» офислары яңа хезмәтләр күрсәтә башла-ды. Сүз гражданнарны пенсия алды яше категориясенә кертү турында белешмәләр бирү, ятим балалар һәм ата-ана каравын-нан мәхрүм калган балалар тарафыннан гаризалар кабул итү, биометрик чит ил паспортларын рәсмиләштерү, салым орга-нына чиратка басу һәм физик затлардан гаризалар кабул итү турында бара.
Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, үзәк филиалда яңа үрнәктәге чит ил пас-порты алу өчен дә гаризалар кабул ителә. Әлеге хезмәт өчен дүшәмбе һәм пәнҗе-шәмбе көннәрендә мөрәҗәгать итәргә бу-ла. Яңа үрнәктәге паспорт ун елга бирелә һәм үз эченә документ хуҗасы турында тулы мәгълүматне ала. Аның үзенчәлеге шунда ки, башка затлар әлеге паспортның ялган копиясен ясый алмый. Чөнки анда кеше турында уникаль, кабатланмас мәгъ-лүматлар – күз алмалары арасындагы ераклык һәм бармак эзләре рәсеме кертел-гән. Әлеге паспортны рәсмиләштерү ва-кыты – 1 ай.
КФҮгә килүчеләр өчен уңайлы эш гра-фигы каралган. Яр Чаллы шәһәре буенча КФҮнең барлык офислары иртәнге сәгать 8 дән, төшке ялсыз эшли.
Үзәкләрнең эшеннән шәһәрдәшләребез дә бик канәгать.
Оркыя апа, пенсионер:
Яңа ачылган үзәккә бару бәхете миңа да елмайды. Күптән түгел генә алдыбызга милекнең 1 өлешен үзләштерү мәсьәләсе килеп басты. “Күзләр курка, куллар эшли” дигәндәй, бик озакка сузылган кәгазь бот-касы булыр инде бу дип алынырга да шак-тый куркып йөрдем.
Яңа КФҮ да барда югары дәрәҗәдә эш-ләнелгән, иң мөһиме шәһәрнең бер ба-шыннан икенче башына кәгазь күтәреп йөрергә кирәкми, барысы да бер урында эшләнелә. Без килгәндә барлык тәрәзәләр дә эшли иде, үз чиратыбызны озак көтәргә дә туры килмәде. Дөрес, документларны рәсмиләштерү сәгатьтән артык вакытны алды. Ләкин бу эш бер дә җиңелләрдән түгел, үзегез беләсез. Кыскасы, мин бик канәгать калдым.
Радмир Солтанов, эшмәкәр:
Кызыма 14 яшь тулгач, яңа үзәккә пас-порт алырга бардык. Ишектән килеп керү белән мондагы мөһит безне шаккаттырды. Уңайлы, якты заллар, махсус утыргычлар, кыскасы, барысы да халык өчен эшләнел-гән.
Хезмәт күрсәтү дә югары дәрәҗәдә. Үз чиратыбызны озак көтәргә туры килмәде, талон алып берничә минут үтүгә белгеч безне үзенә дәшеп алды. Белгечләр дә үз эшләренең осталары, барлык сорауларга да җавап бирәләр, яхшылап аңлаталар. Шунысын гына әйтәсе килә, киләчәктә уңайлы машина кую урыны да булдырса-лар иде. Чөнки кеше бик күп килә, ә машина кую урыннары аз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев