Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Укроп чәе кан басымын төшерә

    Иң күп таралган авыруларның берсе – югары кан басымы.

    Дәвалар өчен бик күп дарулар да бар. Әмма дарулар күбесе организмга тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә табигать үзе биргән дарулардан файдаланырга кирәк.
    Гипертониядән укроп чәе бик файдалы. 1 чәй калагы кипкән укропны 1 стакан кайнаган суга салып, 10 минут төнәтегез. Көнгә 3 тапкыр ашарга ярты сәгать кала чирек стакан эчегез. Гипертония өянәге булганда, мондый чәй хәлне җиңеләйтә.
    3 атна дәваланганнан соң, тәнәфес ясап, башка үлән төнәтмәсе эчүгә күчәргә мөмкин. Мәсәлән, чабыр үләне төнәтмәсе дә бик файдалы. Анысы да шул рәвешле ясала, 15 минут төнәтелә. Ләкин анысын көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы гына эчәргә кирәк

     

    http://kiziltan.ru/zdorovie/12101-ukrop-che-kan-basymyn-tsher.html

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: