Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Ул бөтен Калмашны туганлаштырды...»

Авыл халкы Рәис Зыятдиновка рәхмәтләр укый.

Тарихта якты эз калдыручы, үзенең матур, изге уй-гамәлләре белән башкаларга үрнәк булып торучы күренекле шәхесләрнең берсе турында сезгә дә сөйлисем килә. Авылыбызның зур ихтирамга лаек кешесе, чын горурлыгы, «Калмаш мәчете тарихы» китабы авторы Рәис Зыятдинов ул!

Сирәк һөнәр иясе
Зыятдинов Рәис Әхмәтзыя улы 1950 елда Тукай районы Калмаш авылында дөньяга килә. Сигезьеллык белемне Калмаш, Иске Гәрдәле авыллары мәктәпләрендә ала, 9-10 сыйныфларда Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче урта мәктәбендә укый. 

1968-1973 елларда ул В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының физика факультетында укып, кулына радиофизик дипломы алып чыга һәм юллама буенча Яр Чаллыга, дөньяны шаулаткан КАМАЗга эшкә билгеләнә. Анда сәнәгый электроника бүлегендә инженер-электроник булып эшли башлый. Заводтагы станоклар, автомат линияләрен җибәрү-көйләү эшләре белән шөгыльләнә. Аннары инженер-конструктор, төгәл механика, электрон җиһазларны кулланышка кертү лабораторияләре башлыгы булып хезмәт куя. Чит илдә чыккан радиоприборларның техник документларын инглиз теленнән рус теленә тәрҗемә итә. Инглиз теленнән фәннәр кандидаты сынавын да бирә хәтта. 

Шул ук вакытта автомобиль сәнәгате эшче-хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтының Яр Чаллы филиалында контролерлар өчен актив контроль җиһазлары буенча лекцияләр укый, КамПИ студентларының диплом эшләренә җитәкчелек итә. Ул башкарган берсеннән-берсе җаваплырак җәмәгать эшләрен санап бетерерлек түгел: яшь белгечләр советы әгъзасы, тулай торак советы әгъзасы, профком рәисе урынбасары, идарәнең комсомол комитеты секретаре урынбасары, ревкомиссия рәисе, ирекле халык дружинасы командиры, пропагандист. КПССның шәһәр комитеты каршындагы марксизм-ленинизм университетын тәмамлый. Рәис Зыятдинов КАМАЗдагы фидакарь хезмәте, зур иҗтимагый активлыгы өчен бик хаклы рәвештә ил күләмендәге төрле дәрәҗәдәге югары бүләкләргә лаек була.

1988 елдан ул Татарстан стандартизация, метрология һәм сертификация үзәгенең Кама бүлеге башлыгы вазифасына билгеләнә. Бу бүлек Татарстанның төньяк-көнчыгышындагы 10 район һәм шәһәренә хезмәт күрсәтә. 2002 елда «Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе» дигән Мактаулы исемгә лаек була. Татарстан суверенитет даулаган чорларда Татар иҗтимагый үзәге эшендә актив катнаша.

Рәис Әхмәтзыя улы 2006 елдан «МИКОН» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә конструкторлык бюросы башлыгы булып эшли башлый. 2007 елда баш метролог вазифасын тапшыралар. Ул туктаусыз үзенең профессиональ осталыгын үстерү өстендә эшли. Берничә мәртәбә квалификация күтәрү курсларында укый. 2016 елда Мәскәүнең «Заманча фәнни-технология академиясе»ндә профессиональ хәзерлек үтеп, «Метрология белгече» квалификациясен ала. 2013, 2022 елларда «Татарстанның иң яхшы метрологы» конкурсы лауреаты була.

Эзләнү, яңалыкка омтылу хисе көчле
Өч ел буе Яр Чаллының Ак мәчете мәдрәсәсендә укып, Рәис абый 2014 елда гарәп телен үзләштерүе турында диплом алып чыга. Аннан соң авыл урта мәктәбендә – әхлак, мәдрәсәдә гарәп теле дәресләре алып бара. 2015 елда хәләл җефете Гөлсинә Әүхәди кызы белән Хаҗ сәфәре кылып кайттылар. 2022 елда Рәис Зыятдинов Болгарда ислам дине рәсми рәвештә кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап «Калмаш мәчете тарихы» дигән китабын бастырып чыгарды. Авыл халкы, дин әһелләре аңа бик рәхмәтле. Нәсел шәҗәрәсен төзеп тә ул бөтен Калмашны туганлаштырды. Мәдәният йортында узган шәҗәрәләр бәйрәмендә ул үзенең китабы өстендә ничек эшләве турында бик кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде. 1662 елга кадәр нәсел тамырларыңны белү өчен ничә еллар дәвамында күпме архивларда эзләнергә кирәк бит... Аның искиткеч тырышлыгына, тәвәккәллегенә, үҗәтлегенә хәйран калырлык!

Рәис абыйның метрология белән кызыксынып китүе – үзе яңа тарих. Күп кенә эзләнүләр алып барганнан соң ул «Коръән һәм метрология» турында мәкалә язып, аның белән Ак мәчеттә үткәрелгән «Җәмгыять тормышын тотрыкландыруда ислам диненең әһәмияте» дип аталган I Халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясый. Аннан соң ул саллы мәкалә «Ислам нуры» газетасында һәм 2018 елгы мөселман календаренда да дөнья күрә.

Бу җәһәттән, аның 2018 елда – метрологиянең төп атамалары һәм билгеләмәләренең русча-татарча аңлатмалы сүзлеген, ә 2019 елда сыйфат менеджменты системалары төп атамалары һәм билгеләмәләренең русча-инглизчә-татарча аңлатмалы сүзлеген төзеп бастырып чыгаруын да искәртеп үтәсе килә. Авылдашыбыз тарафыннан биниһая зур эш башкарылган дигән сүз. 

Әйе, Рәис Әхмәтзыя улы – күпкырлы талант иясе, шактый дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр алган, ихтирамга лаек җитәкче, күркәм шәхес. Кайбер бүләкләрен әйтеп үтик: КАМАЗ ветераны (1987), Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе (2002), «Татарстанның иң яхшы метрологы» конкурсы лауреаты (2013, 2022). Ул – һәрвакыт җиңүче. Иҗатта да, хезмәттә дә... Калмаш авылының бер башында урнашкан, халык телендә әйтсәк, Пүчинкә егете генә димәссең – хезмәте буенча дистәләгән чит илдә булып, татар халкын зурлап-данлап йөргән, гаҗәеп матур, хәерле гомер юлы үткән ул! Рәис Зыятдинов – авылыбыз, төбәгебез, республика горурлыгы!

Бүгенге көндә Рәис абый гаиләсе белән Калмашта төп нигездә гомер кичерә. Тынгысыз хезмәт ветераны авыл мәчете эшендә актив катнаша. Яшь буынны ата-бабаларыбызның матур традицияләре үрнәгендә тәрбияләүдә аның өлеше бик зур. 


Гаиләсе – соклангыч 
Рәис абыйның әтисе Әхмәтзыя ага колхозда бик актив кеше иде, гел җитәкче урыннарда эшләде. Ыспай, матур ир-ат. Әнисе Мәрьям апа авылдагы бөтен хатын-кызлар белән беррәттән колхоздагы төрле эшләргә йөрде. Мин белгәндә ул яшелчәчелектә кыяр үстерүдә хезмәт куя иде. Җитәкчеләре Розалия Хәсәнова сөйләве буенча, Мәрьям апа дүрт урынлы саннарны күңелдән тапкырлап, барысын да шаккатыра торган булган. Рәис абыйның энесе Рәсим Зыятдинов исә авылыбызның иң шәп егете, иң башлы укучысы булды. Югары белем алды, шулай ук җитәкче вазифаларда эшләде. Кызганыч, якты дөньядан иртәрәк китеп барды.

1976 елда Рәис абый Гөлсинә Әүхәди кызы белән гаилә кора. Әти-әниләре исән чакта алар Чаллыда яшәделәр, бүгенге көндә Калмашка кайтып, ата-ана нигезендә яшиләр, көн дә эшкә йөриләр. Йорт, каралты-куралары соклангыч – чиста, пөхтә, нур бөркелеп тора сыман. Бакчалары да ялт иткән, искиткеч матурлык тудырганнар. Бала-оныклары ял саен кайтып йөриләр. 

Гөлсинә апа озак еллар Яр Чаллыда аптека идарәсендә контроль аналитика лабораториясе мөдире, аптека мөдире, аптека директоры булып хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та эшеннән аерылмый, 5нче шәһәр хастаханәсендә провизор вазифасында аптека бүлеген җитәкли. Гаиләдә ике ул үстерәләр, икесе дә югары белемле. Олы уллары Рөстәм Зыятдинов – Казан (Идел буе) федераль университетының Яр Чаллы институтында информатика укытучысы, доцент, техник фәннәр кандидаты. Бер үк вакытта «МИКОН» ҖЧҖдә техник бүлек башлыгы да булып эшли. Алар гаиләсендә дүрт бала – өч ул, бер кыз үсә. Кече улы Ринат «Петролайн» ҖЧҖдә баш метролог булып эшли. Гаиләләрендә бер ул, ике кыз үстерәләр. Әби-бабаларын менә шулай яратып туймаслык җиде онык белән сөендергәннәр.

Яшь чагында Рәис чаңгы спорты, җиңел атлетика белән ныклап шөгыльләнеп, төрле ярышларда спорт разрядына ия була, хәзер дә кышларын чаңгыда йөри. Шахмат турнирларында катнашып та җиңүләр яулый. Рәис абый белән Гөлсинә апа туристлык юлламалары белән күп тапкырлар чит илләргә ялга итәргә бардылар, үзебездә дә сәяхәт итәргә яраталар, диңгезне дә үз итәләр.

Зыятдиновлар – зыялы нәсел балалары. Алар үз кыйблаларын табып яшиләр. Ә кыйбла – үз нәселеңнән мирас бит. Холык-фигыльләре, максатлары һәм гамәлләре белән бүгенге көн өчен бик тә кадерле затлар алар – Зыятдиновлар.
Кәүсәрия Ямалиева.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безнең авылда шулай