Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Урлашулар арткан

Мәскәү җәмигъ мәчетендә әйберләр югалуга бәйле очракларның соңгы вакытта ешаеп китүе сәбәпле, шушы гыйбадәт йортының баш имамы Илдар хәзрәт Аләүтдинов башлангычы белән, урлауга каршы чаралар гамәлгә кертелә.Аерым алганда, тәһарәт бүлмәләрендә "хурлык такталары" урнаштыру күздә тотыла. Анда әйбер урлаган кешеләрнең видеокүзәтү камераларыннан алынган фотосурәтләре эленәчәк. Исламда урлау гөнаһлы гамәл саналып, имамнар...

Мәскәү җәмигъ мәчетендә әйберләр югалуга бәйле очракларның соңгы вакытта ешаеп китүе сәбәпле, шушы гыйбадәт йортының баш имамы Илдар хәзрәт Аләүтдинов башлангычы белән, урлауга каршы чаралар гамәлгә кертелә.Аерым алганда, тәһарәт бүлмәләрендә "хурлык такталары" урнаштыру күздә тотыла. Анда әйбер урлаган кешеләрнең видеокүзәтү камераларыннан алынган фотосурәтләре эленәчәк. Исламда урлау гөнаһлы гамәл саналып, имамнар үзләренең вәгазьләрендә бу хакта аңлатсалар да, ни кызганыч, мондый очраклар барыбер була. Ихтимал, кешеләр алдында оятка калудан курку мәчеткә начар ният белән килүчеләргә каршы нәтиҗәле чара булыр, дип өмет баглый Илдар хәзрәт Аләүтдинов.Мәскәү җәмигъ мәчете матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев