Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Урологка даими күренеп тору мөһим!

Ир-атлар сәламәтлеге турында сирәк сөйләшәбез, аз язабыз. Югыйсә, бу проблема бүген бик актуаль. Көчле затларыбыз үзләре дә табибка мөрәҗәгать итүне еш кына соңгы чиккә кадәр сузып килә. Бу, мөгаен, урологик авырулар хакында тиешле мәгълүмат җитмәүгә дә бәйледер. Әлеге җитешсезлекне төзәтү максатыннан без, югары категорияле уролог-андролог, медицина фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган табибы Абдусәлим Абдурахманов белән әңгәмә кордык. Аны сезнез игътибарга да тәкъдим итәбез.

– Абдусәлим әфәнде, иң элек авыруның беренче билгеләре хакында сөйләшеп үтик әле.
– Төнлә бәдрәфкә йөрүнең сирәгәюе – авыруның беренче билгесе булып тора. Әгәр кеше сидек куыгын төнгә бер тапкыр бушатса – бу норма дип санала. Мондый теләк ешрак барлыкка килсә, организмда тайпылыш барлыгын фаразларга мөмкин. Әмма еш бәвел бүлеп чыгару һәрвакытта да авыруга бәйле түгел. Мәсәлән, сидек куыгын бушату ешлыгы сыеклыкның күләменә дә карый. Моннан тыш, бәвел чыгу авырлашуга  да игътибар итәргә кирәк.
– Җенес бизе аденомасы нинди өзлегүләргә китерергә мөмкин?
– Гадәттә бу авыру уретрит, простатит, пиелонефрит, уросепсис, бөер авыруы, сидек куыгында таш барлыкка килүгә сәбәпче була. 
– Нинди дәвалау ысуллары нәтиҗәле?
 – Авыру дәрәҗәсе җитди булмаганда кеше елына ике тапкыр табибка мөрәҗәгать итеп, дәвалау курсы алырга тиеш. Ул һәркемгә индивидуаль билгеләнә. Нигездә, дарулар белән дәвалану аденома үсешен киметә һәм кеше бәдрәфкә гадәттәгечә йөри башлый. Препаратларны дөрес сайлау яхшы нәтиҗәләр бирә. 
– Кайсы очракта операция ясату таләп ителә?
– Биз 60 куб сантиметрдан артмаганда операцияне 70 яшькә кадәр ясату нәтиҗәле. 
–  Радио-телевидениедән тулысынча терелүне тәкъдим итә торган дәвалау ысулларына карата фикерләрегез?
– Аларның нәтиҗәлелеге медицина һәм галимнәр тарафыннан расланмаган. 
– Ир-егетләргә нинди киңәшләр бирер идегез?
– Аденома – урта һәм өлкән яшьтәге ир-егетләр арасында еш очрый торган авыру. Ул 40 яшькә кадәргеләр арасында сирәк күзәтелә, ә 50 яшьтән соң һәр ир-ат уролог ярдәме алу өчен тәҗрибәле табибка эләгергә, ә табиб үз чиратында кешенең авыруы турында тулы мәгълуматлы булырга тиеш. 
Авыруларга бирешмәс өчен яшәү рәвешен үзгәртергә, тәүлегенә 1,5-2л су эчәргә кирәк. Тик йоклар алдыннан 2 сәгать кала сыеклык кулланмау яхшы. Тазармаска, дәвалау гимнастикасы ясарга, тозлы ризыклар һәм спиртлы эчемлекләр эчмәскә кирәк. Физик күнегүләр һәм чыныктыру чаралары да организм өчен файдалы. Алар кан йөрешен яхшырта, аденома үсешен туктата. Кеше сәламәт яшәү рәвешен, эшне һәм ялны  дөрес оештырырга тиеш. 
– Ирләрнең нәсел калдырырга сәләтсез булуы да җитди проблемага әйләнеп бара. Моңа нәрсәләр гаепле?
– Кайбер мәгълүматлар буенча, баласыз парларда гаеп алтмыш процент очракта ирләрдә булырга мөмкин. Советлар заманында хатын-кыз консультацияләре ачылып, алар әлегә кадәр уңышлы гына эшли. Ә ирләр сәламәтлеге күләгәдә кала. Баласызлыкка китергән сәбәпләр исә бихисап: җенси юл белән йога торган авыруларны, вакытында ачыклап, җиренә җиткереп дәваламау, аз хәрәкәтләнү, симерү, гормональ үзгәрешләр һ.б. Нәселдән килгән авырулар да әти булырга комачаулый. Яшьләр бигрәк тә төрле партнерлар белән җенси элемтәгә керә һәм төрле авырулар ияртә.  Саклану чараларын дөрес файдаланмаучылар да бар. Алай гына да түгел, саклану чаралары җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулардан җитмеш-сиксән процентка гына саклый, йөз процентлык гарантия бирми. Артык дәртле, партнерларын еш алыштырган ирләргә мондый диагностика уздырырга тәкъдим итәм: иртән йокыдан уянгач, кече йомышны үтәгәндә бәвелнең бер өлешен, әйтик, илле грамм чамасы, үтә күренмәле савытка салырга, шуны әйләнмәле хәрәкәтләр белән болгатырга һәм яктыга куеп карарга кирәк. Бәвелдә вак-вак кисәкчекләр йөзеп йөри икән, аеруча алар төпкә китсә, кичекмәстән табибка барырга, тикшеренергә кирәк.
– Ирләр бит әле табибка барырга ояла…
– Яшьләр сәламәтлекләре турында уйлана дияр идем. Хәтта өйләнешер алдыннан тулысынча тикшеренү узучы парлар бар һәм аларны күреп шатланып куясың. Ир кеше утыз яшьтән соң, сәламәтлегеннән зар¬ланмаса да, өч елга бер урологка күренергә тиеш. Хәзер бит яман шеш авырулары да яшәрә, мәни бизе аденомасы кебек авырулар хәтта утыз яшьлекләр арасында очрый. Шуңа да һәркем үзенә карата игътибарлы булырга, дөрес тукланырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм вакытында табибларга күренеп торырга бурычлы.
–  Хатын-кызлар арасында нинди авырулар киң таралган?
– Хатын-кызларның 35%ы цистит белән интегә. Ул салкын тию, авитаминоз, гигиена таләпләрен үтәмәгәннән дә килеп чыга. Авыруларның 40%ы хроникка әйләнә. Еш кына хатын-кызлар үзлекләреннән антибиотиклар эчәләр, бу авыртуны вакытлыча киметә, ә чирне бетерми. Җылыту да тиешле нәтиҗә бирми. Бераз вакыттан соң чир янәдән кабатлана. Шуңа күрә вакытында тәҗрибәле табибка мөрәҗәгать итеп, тиешенчә дәваланырга кирәк. 
– Абдусәлим Корбанович, яңа коронавирус инфекциясе сидек юлы, бөер авыруларына тәэсир итәме?
– Бүгенге көндә дөньяда Британия, Альфа, Бразилия, Бета, Африка Гаммасы һәм Һиндстан дельтасы коронавирусы йөри. Алар кешегә төрлечә тәэсир итә. Дельта штаммы эләксә, эч авырта, сидек юллары системасы зарарлана, колак ишетмәскә мөмкин. Моның белән 5-9 яшьлек балалар да авырый. Вирус даими төрләнә. Халыкның 80%ы вакцина ясатса, без таҗлы вирусны җиңәчәкбез, ул сезонлы авыру булып кына калачак. 
– Вакцина турында да төрле фикерләр йөри бит?
– Мин фейк хәбәрләрне карамыйм да,  укымыйм да, чөнки алар дөрес булмаган мәгълүмат таратып, хаоска китерә. Халык үзенең һәм якыннарының сәламәтлегенең мөһимлеген аңлап, вакцина ясатыр һәм без элеккечә яшәрбез дип ышанам. Коронавирус – массакүләм вакцинация белән юк ителә торган беренче дошман түгел. 300 миллион кешене үтергән оспа,  полиомиелит, корь, чума һәм туберкулезны вакцина ясатып җиңдек. Бу  яңа коронавирус белән көрәштә дә вакцина ясату уңай нәтиҗә бирәчәк. 

 

Әңгәмәдәш – Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек