Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

LADA һәрбер кеше өчен эшләнелгән машина

2018 елның 19 октябрендә Яр Чаллыда "ТрансТехСервис"компаниясенең яңартылган LADA автоүзәге ачылды. Автосалон ачылу хөрмәтенә журналистлар өчен матбугат конференциясе узды.

Автоүзәк һәм LADA брендының эшенә кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларга«АВТОВАЗ " ГАҖ дилер челтәрен үстерү директоры Сергей Кутейщиков, «TTC»LADA департаменты җитәкчесе Елена Бодякина, «АВТОВАЗ» ГАҖ төбәк сату идарәсе башлыгы Дмитрий Костромин җавап бирделәр. Моннан тыш, ММЧ вәкилләре өчен шоурум һәм яңартылган автосалон сервис зонасы буйлап экскурсия уздырдылар.

Яңартылган LADA йорты яңа корпоратив стильдә эшләнгән һәм дөньядагы соңгы тенденцияләргә җавап бирә. Моннан тыш, биредә яңа автомобильләрне сату, аларга хезмәт күрсәтү, пробеглы авто, автокредитование, иминиятләштерү, лизинг һәм trade-in кебек хезмәтләрнең тулы спектры тәкъдим ителгән.

Автоцентрның гомуми мәйданы 7021 кв.м. тәшкил итә. 519 кв. М ны биләгән иркен шоу-рум Lada Vesta, LADA XRAY, LADA Largus, LADA Granta һәм LADA 4х4 брендының бөтен модельләрен үзенә туплаган. Теләге булган һәркем өчен әлеге автомобильләрне сатып алыр алдыннан йөреп карау мөмкинлеге дә тудырылган. Шулай ук, монда 1229 кв. м мәйданлы ремонт зонасы да бар. Монда вак-төяк ремонтның 13, актив кабул итү буенча 2, сервистан автомобиль бирү буенча 2 һәм 1 юу посты эшли. "Чаллы автосалонында башкарылган эш нәтиҗәсе безгә бик ошый. Брендка ышанган һәм өстәмә мәйданнарны биреп, сервис үзәген үзгәртеп, инвестицияләргә карар иткән "Транстехсервиска" бик зур рәхмәт әйтәсе килә", - дип билгеләп үтте АВТОВАЗ дилер челтәрен үстерү директоры Сергей Кутейщиков. Шунысын да әйтергә кирәк, «ТТС» һәм «АВТОВАЗ» партнерлыгының күпьеллык тарихы бар: 1993 елдан «ТрансТехСервис» брендның рәсми дилеры булып тора һәм бүген LADA ның Чаллыда, Уфа һәм Түбән Камада 3 дилер үзәге бар. Чаллыда исә ел ахырына кадәр автоүзәк 900 дән артык автомобиль сатарга планлаштыра. Чыннанда, бүген LADA массакүләм сегментта сатыла торган «ТТС» брендлары

арасында ТОП-5 исемлегенә керә. 2018 елның беренче яртыеллыгында компания 26,5 мең яңа машина (+10%) саткан. Табыш 20% ка арткан һәм 41,03 миллиард сум тәшкил иткән. ”Халык арасында популярлык буенча ике лидер бар. «Бу Granta һәм Vesta. Минем уйлавымча, алар әле бик озак еллар буена үзләренең позицияләрен сакларлар. Гомумән алганда, лидер унлыгын алсаң, анда Largus һәм XRAY да керә.Алар да автосөючеләр арасыда үз популярлыкларын югалтмаслар дип ышанам. Чөнки LADA һәркем өчен дә эшләнелгән машина ”,- диде Дмитрий Костромин.

Конференция ахырында LADA «TTC» департаменты җитәкчесенә рәсми дилер үзәге сертификаты тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев