Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ваһапов фонды рәисе Рифат Фәттахов NL-да эшләүче җырчыларга шелтә белдерә, Лилия Муллагалиева аңа җавап яза

Бүгенге көндә күп җырчылар челтәр бизнысына башы-аягы белән чума. Әлеге вәзгыятькә карата үз карашын Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттәхов инстаграмында җиткерә. Ваһапочыларның бу эш белән шөгелләнүенә ул каршы булуын белдерә.

«Милли эстрада өчен нәрсә куркыныч: коронавирус пандемиясеме яки NLмы?

Әйе, короновирус пандемиясе икътисадның реаль секторына, шул исәптән шоу — бизнеска да көчле һөҗүм ясады.⠀
Соңгы вакытта күпләрнең, хәтта уңышлы артистларның , челтәр бизнесы белән кызыксынуы күзәтелә. Бу күренешкә нинди дә булса бәя бирергә, өстәвенә, кемгәдер киңәш итәргә хакыбыз юктыр, мөгаен. Һәркем үз язмышын үзе хәл итә …
⠀ ️Әмма, минем ваһаповфест артистларына карата позициям бер: йә сәнгать, йә челтәр бизнесы» -ди Рифат әфәнде инстаграмындагы постында.

Шул язма астында җырчы  Лилия Муллагалиевада үз фикерен калдыра.

«Булган мөң беркая да китми ул. Әмма менә шул моңны телевизордан күрсәтерер өчен, радиодан ишеттерү өчен акча кирәк» — дип яза Лилия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев