Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Васил Шәйхразиев Тукай районында эш визиты белән

Эллеге мэр урып-җыю кампаниясе белән танышты

Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхрәзиев кичә Тукай районында булды. Яр Чаллының элеккеге мэры Әҗмәкәй авылында яңа балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән аралашты, шулай ук районның мәктәпкәчә, мәктәп белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән очрашты.

Моннан тыш, визит кысаларында Васил Шәйхрәзиев район башлыгы Фаил Камаев белән бергә «Агросила» холдингына кергән «Кама» агрофирмасының урып-җыю кампаниясенең барышын бәяләде. Алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәткәрләре район башлыгы кулыннан премияләр алдылар.

Чыганак Тукай районы матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X