Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хәерлеуйда Гарипова: «Җен булып күрше әбине куркыттым»

Әби бик күп еллар ничек чын җен күргәнен сөйләп йөрде.

– Яңа ел якынлашу белән ел саен бер кызыклы хатирә уянып, хәтер капчыгында кыймылдый башлый. Күп еллар элек булды бу хәл. Мин үзем узган гасырның урталарында җәйнең матур бер көнендә – урак өстендә дөньяга килгәнмен. Әллә инде шатлыктан, әллә инде эшләгәндә комачаулаганга ачудан әнием миңа Хәерлеуйда дип исем биргән.

Үскәндә бер дә игътибар итмәгән идем, ләкин тора-бара бу исем минем холкыма туры килмәгәнен сизә башладым. Мәктәптә мине барысы да Хәерле беда дип йөриләр иде. Шулай итеп мин Хәерлеуйда түгел, ә Хәерле беда булып тормыш юлына бастым. Бөтен тормышымны сөйләп тормыйм инде. Теләсәгез киләчәктә сөйләрмен.

Студент елларым иде. Күрше авылдагы туганнарга кунакка киттем. Авыл урман эчендә, шуңа күрә чаңгы белән бардым. Барып җиткәнче шактый караңгы төшкән иде инде. Юл буенча башыма әллә нинди уйлар килде, җен-пәриләр күренгән кебек тоела башлады.
Барып җиткәч карыйм, абзар артында күрше карчыгы тавык кетәген бикләргә дип чыккан. Шулчак башыма кылт итеп бер әшәке уй килде. Хәерле беда бит мин! Яңа елга санаулы сәгатьләр генә кала, Кыш бабай белән Кар кызы җир шарына салкын өреп, киң адымнары белән килеп ята. Ә нишләп соң әле җен-пәриләр йөрми алар белән. Тиз генә, әби урамнан кергәнче дип, аның өенә кереп киттем. Чишенеп ташладым да, миченнән корым алып бит-кулларыма сөрттем. Кара трикодан идем, күзләрем генә елтырап тора. Әби керүенә тупсага утырдым да, күзләремне акайтып, тешләремне ыржайтып, ырлап, мөгрәп, улап, гыжлап, әллә нәрсәләр кыланып әбине каршы алдым. Әби килеп тә керде, кулындагы таягы белән миңа берне китереп тә сылады: «Чыгып кит, шайтан!»
Ничек чыгып очканымны хәтерләмим... Яңа елга аксап-туксап аяк бастым ул елны. Ә күрше әби әле бик күп еллар ничек чын җен күргәнен сөйләп йөрде.
Күп еллар үткәч, беркөнне минем оныгым мультфильм карап утырган җиреннән миңа борылды да: «Әбием, а знаешь, у моей новой подружки дау әбикина мама видела настоящего шайтана! Ты мне веришь?» – дип куймасынмы! Хм-м... Бәлки мин булганмындыр ул шайтан?! Көлемсерәп: «Верю. Я тоже его видела», – дидем.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев