"Яңа елда мин картәни булдым..."
Яңалыклар тасмасы

"Яңа елда мин картәни булдым..."

Русия эстрадасы җырчысы Валериянең Яңа елның беренче көнендә оныгы туган

Бу хакта ул үзенең Instagram сәхифәсендә белдерде.
"Ел әле башланды гына, ә ул миңа ошый да башлады. Мин шатлыгымнан елыйм, гаиләбездә зур бәхет - Арсений белән Лиана әти-әни булдылар. Яңа елның беренче көнендә дөньяга искиткеч кыз аваз салды. Бу көн - тормыш башлануның менә дигән датасы. Яңа кешенең тууы - иң чын серлелек, могҗиза. Бу Яңа ел төне чыннан да тылсымлы булды", - дип язган артистка.
Җырчының 22 яшьлек улы Арсений Шульгин сөйгәне Лиана Волковага узган елның августында өйләнгән иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев