Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа елга «Рәхмәт!» сүзе белән!

«Шәһри Чаллы»ның 2022 нче елгы беренче санын рәхмәт әйтеп башлыйсым килә. Әлбәттә, сезгә – тугры укучыларыбызга – рәхмәт! Бу юлы да безне сайлаганыгыз, язылганыгыз өчен. Бүген мәгълүмат чаралары күп заманда татарча нәшер ителүче газетаны сайлагансыз икән, димәк, милләт җанлы, халкыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләр сез!

Яшерен-батырын түгел, интернетка, гаджетларга табынган бу заманда матбугатка язылу ифрат авыр бара. Татар басмаларына бигрәк тә. Телебезне саклыйк, дип никадәр «лаф» орсак та, хәл уңай якка әллә ни үзгәрми. Узган ел президентыбыз Р. Миңнеханов башлангычы белән республикада «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Үзенә күрә «оттепель» чоры башланган кебек булды. Татар теленә игътибар арттыру юнәлешендә конкрет саллы эшләр дә эшләнде. Миңа калса, иң зур казаныш – туган телебезне үстерүнең әһәмияте турында Дәүләт дәрәҗәсендә күтәрелү.
Ел дәвамында безнең җитәкчеләребезнең дә бу мәсьәләдә йөрәкләре януына, аларның мөрәҗәгатьләре чын булуына инандык. Шуңа күрә былтыр рәхәтрәк булды. Подписка чорында, җитәкчеләргә барып кергәндә, Татарстанда Туган телләр елы булуын искәртәм, ел башында Р. Миңнехановның «Без сувенир милләт түгел», – дип әйтүен исләренә төшерәм. Күңелләре эрүче, коллективларын газетабызга яздыручылар бар. Иң зур таянычыбыз, әлбәттә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрвән улы Хәлимов. Мәктәпләр коллективларына татар басмаларына язылырга искәртүче кеше ул. Бер очрашканда Рамил Мәрвән улы: «Булган басманы сакларга инде: бетсә, кабат торгызу авыр булачак», – диде. Бу редакция коллективына йөкләнгән зур җаваплылык турында кисәтү дип тә кабул итәбез. 
Укытучыларның да, ата-аналарның да газеталарга исе китмәгән заманда саллы, ышандырырлык сүзләрен әйтә белә торган акыллы җитәкчеләребез бар. Г.Акыш исемендәге 84 нче лицей директоры, Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Фәнәвис кызы Әюпова милләтнең киләчәге турында конкрет эшләр белән кайгыртучы затлы шәхес ул. 54 нче, 2 нче, 37 нче, 46 нчы мәктәп коллективлары да безнең белән. Редакциябезнең күп дуслары – иганәчеләр. «Камкомбанк» ҖЧҖ, «КАМАЗ» ГАҖ, «Чаллы икмәге» ААҖ, ТЭЦ, Яр Чаллы җылылык челтәрләре, «Жилэнергосервис» ҖЧҖ, «Булат М», «Альтекс» предприятиесе җитәкчеләре социаль оешмаларга газета яздыра. ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов картлар йорты коллективы соравы буенча ел саен 20шәр подписка бүләк итә.
Сер түгел, үтенеч-тәкъдимнәребезне кире кагучылар да күп. Шәһәр Советы депутатларына, Шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән «Шәһри Чаллы» газетасына сайлаучыларын яздыруны сорап, мөрәжәгать-хат юлладык. Бик аз депутатларыбыз колак салды. Чынбарлык шундый. 
Бүгенге көндә газетаны яшәтү, үстерү буенча «ТАТМЕДИА» АҖ дә, редакция коллективы да зур көч куя. Журналистларга хәзер төрле позицияләрдә эшләргә туры килә: социаль челтәрләрдә (21 мең подписчик), сайтта, жәмәгать эшләрендә дә.
Без эзләнәбез, укучыларыбыз өчен файдалы, кызыклы газета чыгарырга омтылабыз. Һөнәри осталыгыбызны үстерү өстендә эшлибез.
Яңа елдан җомга саны «Шәһри Чаллы кичләре» булып чыгачак. Андый популяр кушымта элегрәк тәҗрибәле редактор Флүзә Фәррахова вакытында да чыккан булган. Кичләрен кешеләр нишли? Эштән соң бераз бушап, тормыш турында уйлана, гаиләсе, дуслары белән җыелып гәп кора, киңәш-табыш итә, көлке тыңлый, җырлап күңелен күтәрә. «Шәһри Чаллы кичләре» шундый рухта, димәк, укучыларыбыз, сезгә якын булачак.

 

Р.М. Юсупова,
«Шәһри Чаллы» газетасы баш редакторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: баш редактор сүзе