12 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
«Сора-У» каналында «ШАЛТЫРАТ-МА» проектының яңа чыгарылышы
Кунагыбыз - Рамил Шәрәфиев.
-
Бер-беребезгә режиссер
Чаллы халкы, моңарчы шәһәркүләм чараларда алып баручы булып балкыган, Хәмидә Хисмәтуллинаны ишетеп таныса, хәзер инде аның кызы Алинәне «Күңел» радиосы аша тыңлап юана. Иң рейтинглы булып саналган иртәнге «2+шоу» тапшыруы авторының берсе һәм алып баручысы да әле ул Алинә Вәлиева. Әйе, алма агачыннан ерак төшми, диләр шул. Талантлы шәһәрдәшләребез белән якыннанрак танышкач, моңа мин тагын бер кат инандым. Әниле-кызлы җылы әңгәмәбез сезне дә битараф калдырмас, дип уйлыйм.
-
Искечә Яңа ел төнендә томан төшсә, җәй эссе килер
Гыйнварга халык сынамышлары.
-
Яңа елга «Рәхмәт!» сүзе белән!
«Шәһри Чаллы»ның 2022 нче елгы беренче санын рәхмәт әйтеп башлыйсым килә. Әлбәттә, сезгә – тугры укучыларыбызга – рәхмәт! Бу юлы да безне сайлаганыгыз, язылганыгыз өчен. Бүген мәгълүмат чаралары күп заманда татарча нәшер ителүче газетаны сайлагансыз икән, димәк, милләт җанлы, халкыбызның үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләр сез!
-
Фәйрүзә Мостафина: «Баланың буш вакытын яңа һөнәр өйрәнүгә юнәлтергә кирәк»
Соңгы вакытларда илебезнең төрле төбәкләрендә студентлар тарафыннан авыр җинаятьләр кылынды. Нәтиҗәдә дистәләрчә кешенең гомере өзелде, күпме гаиләгә кайгы-хәсрәт килде, күпме язмышлар җимерелде. Бу хәлләрнең сәбәбе нидә соң? Чаллының мактаулы гражданины, педагогия фәннәре кандидаты, талантлы балалар белән эшләү буенча фәнни-эксперт советы рәистәше Фәйрүзә Зөфәровна белән әңгәмә корып, әлеге четерекле сорауга җавап табарга тырыштык.
-
Шәһәрдә Яр буе паркын төзекләндерү башланачак
Хәзерге вакытта территорияне проектлау бара.
-
Казанда «1100-еллык» кысаларында Коръәннең кулъязма мүсхәфенең беренче аяте язылды
"Кол Шәриф" мәчетендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръәннең кулъязма мүсхәфен язу проектына багышланган презентация чарасы узды.
-
Танылган тележурналист Михаил Зеленский вафат
Аңа 45 яшь иде. Доминиканада тормыш иптәше белән ял иткәндә ул кинәт үзен начар хис итә. Матбугат чаралары аның үлеме инсульттан дип хәбәр итә.
-
Чаллы юлларын кардан чистартуның графигы билгеле булды
Бүген, 12 гыйнвардан алып 16 гыйнварга кадәр Чаллы урамнарының кайсы участокларында махсус техника эшлиячәк?
-
Яңа елны ничек каршыладыгыз? (опрос)
Менә шаулап-гөрләп, күңелдә якты хатирәләр калдырып Яңа ел бәйрәме дә үтеп китте. Шәһәрдәшләребез 2022 елны ничек каршы алды икән соң? Бәйрәмнәре күңелле үткәнме? Сораштырубыз шул хакта.
-
Яңа елны яңартылган фатирларда каршыладылар
Газ шартлаудан зыян күргән 48/20 йортында яшәүчеләр Яңа ел бәйрәме алдыннан матур һәм заманча итеп төзекләндерелгән фатирларына кайттылар. Җимерелгән подъездларга һәм бүлмәләргә ике ай эчендә ремонт ясалды. «Профит» компаниясе җитәкчесе Марсель Мингалимов әйтүенчә, фатирлар биредә яшәүчеләрнең теләкләрен истә тотып төзекләндерелде.
-
Фаҗигале каникуллар
Кышкы каникуллар 58нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Альберт өчен соңгысы булды. Узган якшәмбедә ул юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булды.
-
Чаллы искечә Яңа елны каршы алырга әзерләнә
13 гыйнвардан 14 гыйнварга каршы төндә искечә яңа елга аяк басабыз. Үз тарихында ел исәбен алыштырган һәр илдә искечә Яңа ел — рәсми булмаган күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Чаллы да искечә Яңа елны каршы алырга әзерләнә.
-
12 гыйнварга Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
12 гыйнварда Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак.