Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яктыркычлар кайчан куелыр?

Шушы көннәрдә редакциягә шәһәрдәшебез Лилия Сираева мөрәҗәгать итте. Аны «Олимпийский» спорт мәктәбе янындагы территориянең яктыртылмавы борчый.

– Әлеге спорт мәктәбенә минем улларым инде бишенче ел йөри. Тренерлар эшчәнлеге бик куандырса да, аның тышкы кыяфәте хафага сала безне, – ди ул. – Ә көз көне тагын бер проблема туа: яктылык юк. Бассейн территориясе дөм караңгы. Кич белән шөгыльләнә торган балалар тукталышка кадәр кесә фонаре белән йөрергә мәҗбүр, чөнки биредә бөтенләй ут юк.
Наталья Ворошилованың 10 һәм 13 яшьлек балалары алты яшьтән йөзү белән шөгыльләнә.
– Беренче сменада укучы балалар спорт мәктәбенә кич белән йөриләр. Кичке сәгать биштән соң өйгә кайтырга чыкканда урамда бик караңгы була. Алар тукталышка яисә машиналар торган парковкага кадәр утсыз урам буенча барырга мәҗбүр. Автозавод проспекты буенча бик караңгы, балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен анда яктырткычлар куярга кирәк. Мин балам өчен борчылам, шуңа күрә аны көтеп утырам.
Спорт мәктәбе Г.Камал бульвары территориясендә урнашкан. Бульварның үзендә дә ут юк. Монда берничә эскәмия дә бар, тик анда ял итеп утыручы шәһәрдәшләр урынына даими яшәү урыны булмаган кешеләрне очратырга була. Мондый шартларда балаларны курыкмыйча ничек чыгарып җибәрергә мөмкин? Бер яктан, спорт белән шөгыльләнергә кирәк дибез, балалар телефоннарда утырмасын өчен түгәрәкләргә бирәбез, икенче яктан, аларның гомере өчен һәр көн борчылып, өйгә кайтканын түземсезлек белән көтеп утырырга туры килә. Нинди юлны сайларга соң? Нигә бу мөһим спорт объекты яктыртылмый?
Әлеге сорауларга җавап табар өчен без җаваплы белгечләргә мөрәҗәгать иттек.
«Олимпийский» спорт мәктәбенең директоры урынбасары Марсель Сафин сүзләренә караганда, бассейн территориясенең яктырту проблемасы ел да кабатлана, бигрәк тә көз көне, ди ул.
– Безнең мәктәп территориясе коймага кадәр, калганы – муниципаль җирләр. Үзебезнең прожекторларыбыз бинаның периметры буенча яктырта. Билгеле, аларның яктылыгы еракка җитми. Без ел саен шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәбез. Алар, объектка капиталь ремонт ясаган вакытта, яктырту проблемасын да хәл итеп карарбыз диделәр. Анысы да төгәл түгел һәм кайчан буласын беркем дә белми. Якынча 2022-2023 еллар дип фаразлыйлар, – диде Марсель Хакимҗанович.
Бульвар территориясендә этләр белән йөрү мәйданчыгы бар. Анда бер яктырткыч бар. Территориаль-иҗтимагый үзидарә җитәкчесе Венера Наумкина сүзләренчә, әлеге мәйданчыкка утны ул җиңгән грант исәбенә куйдырган.
– Бассейн һәм бульвар территориясенә килгәндә, һәр ел бу караңгы урын турында язабыз. Бервакыт «Горсвет» оешмасы белән бу эшләрне башкару турында сөйләшкән дә идек инде. Шул чакта безгә Мәскәү проспектын төзекләндергән вакытта иске яктырткычларны куярга вәгъдә иткәннәр иде, тик бу эш эшләнмичә калды, чөнки оешма директоры алышынды, – дип аңлатты Венера Михайловна.
Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Илдар Гайнуллин да әлеге җирләр шәһәргә каравын әйтте.
– Бу урын беркайчан да яктыртылмады. Әлеге участокның иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү яисә юл-урам челтәрләрен ремонтлау программаларына кертү турында сөйләшүләр алып барабыз, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: проблема бар