Шəhри Чаллы

"Ял көннәрендә 1001 ләззәт" проекты тулыландырыла

"Алсу"оекбаш фабрикасы, Лениногорск шәһәрендә нефть музее, "Ташландык мәктәптән ничек чыгарга" квест уены - болар барысыда туристик маршрут

Ике көн эчендә регион кунакларына нефть объектларын — «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәген күрсәтәчәкләр, анда «тулы цикл процесслары фабрикасы»нда нефть чыгару һәм әзерләү процессы белән танышырга мөмкин. Икенче көнне Лениногорск районы нефть паркы-музеенда, шулай ук гамәлдәге скважинаны-Ромашкино ятмасының качалкасын һәм Татарстан нефтен ачучыларга монументны күрәчәкләр.
Буш вакытыгызда Шөгердә калып, «Ташландык мәктәптән ничек чыгарга» дигән квест уза яки Әлмәткә оекбаш  фабрикасы «Алсу» буйлап экскурсиягә керә аласыз. Этнография сөючеләрне «Чуаш туйлары»дип аталган йола бәйрәме көтә. Балалар белән гаиләләр Колшәрип авылында тәвә фермасы белән танышачаклар.
«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасына Татарстанның тугыз районы буенча маршрутлар кертелгән: туристлар Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе, Арча районнары һәм Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары белән таныша ала.
Бронь турында барлык мәгълүматны visit-tatarstan.com сайттыннан алырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: