Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәяүлеләрне саклыйк

Татарстан Республикасында җәяүлеләргә өстенлек бирмәү һәм җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән махсус профилактик чара уза. Ул 23 августка кадәр дәвам итәчәк. Аның барышында җәяүлеләрнең юл кагыйдәләрен үтәүләре һәм юлны тиешле урында гына чыгулары тикшереләчәк.

ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, соңгы 7 ай эчендә җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрендә 35 кешенең гомере өзелгән. Июль аенда гына да узган ел белән чагыштырганда үлүчеләр саны сизелерлек арткан. Барлыгы җәяүлеләр кичүендә 241 кешене бәрдерү очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак булган, 243е төрле тән җәрәхәтләре алган. “Авыр очракларның күпчелеге караңгы вакытка туры килә”,  - ди инспекторлар.
Зыян күрүчеләр арасында балаларның булуы, аеруча, борчу тудыра. Алар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәйге вакытка туры килә. Чаллыда исә җәяүлеләр кичүендә балалар катнашында 34 юл һәлакәте теркәлгән. Шуның 20 очрагы кечкенәләрнең игътибарсызлыгы аркасында килеп чыккан.
Билгеле булганча, бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта аның ата-анасы җаваплылыкка тартыла. “Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен кечкенәләргә юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре хакында һәрвакыт искәртеп торырга кирәк”, - ди инспекторлар. «Ата-ана вазыйфаларын үтәмәү» административ маддәсе буенча 500 сум штраф каралган.
Юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүдә яктылык кайтаручы элементларның булу-булмавы да зур роль уйный.  “Әлеге саклагыч чаралар җәяүлегә бәрелү очырагын алты ярым тапкыр киметә”, - ди белгечләр. Чөнки алар ярдәмендә машина йөртүченең дөрес карар кабул итүгә өстәмә вакыты барлыкка килә.
140 сантиметр озынлыктагы балага әлеге элементларны рюкзагына, җиңенең өске өлешенә, баш киеменә урнаштыру зарур. Аларны кешеләргә генә түгел, йорт хайваннарының муенчакларына һәм япмаларына да урнаштырырга кирәк.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм юлның хаталарны кичермәвен истә тотарга чакыра.  Бу хакта бер генә мизгелгә дә исебездән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге