Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының «Җиңү юлында» проекты Росмолодежь грантын отты

26 сентябрьдә Казанда Студентлар клублары милли лигасының Бөтенроссия слетын ябу тантанасы узды.

Ул бөтен Россиядән 700гә якын катнашучыны – югары һәм урта махсус Россия белем бирү учреждениеләре студентларын, студентлар клублары әгъзаларын һәм җитәкчеләрен, Россия территориясендә гамәлгә ашырыла торган социаль проектлар авторларын берләштерде. Казанда Бөтенроссия слетында катнашу өчен Россиянең 81 регионыннан 2 меңнән артык гариза җибәрелгән.
Слет программасы өч төп модульне үз эченә алды – «Архитектура сообществ», «Комьюнити драйверы», «Конструктор событий», һәм ул максималь интерактивлык һәм катнашучыларның барлык программа чараларына һәм вакыйгаларына җәлеп итү принцибы буенча тормышка ашырылды.
Слет кысаларында Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсы да узды, анда катнашучылар үз проектларын якладылар. Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты студенты Рәхим Хисмәтов экспертларга «Җиңү юлында» проектын тәкъдим итте һәм 500 мең сумлык грант отты.
«Проектны мин үзем генә якладым, ә менә слетта катнашучыларның барысы да миңа көч биреп торды. Студентлар клублары милли лигасының – ул бер зур гаилә, бигрәк тә минем командам аеруча ярдәм итте. Яклау 25 сентябрьдә узды, ә нәтиҗәләр икенче көнне –сменаның ябылу тантанасында игълан ителде. Соңгы 10 минут бик эмоциональ узды: көтү, шок, шатлык. Бу искиткеч белем бирү форумының бер өлеше булуыма мин бик шат», — дип сөйләде Рәхим Хисмәтов.  
Университетның тарих - география факультеты базасында мәктәп укучылары өчен «Җиңү юлында» хәрби-тарихи уен икенче ел уздырыла. Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында уен белән кызыксыну елдан-ел арта бара. 2021 елда әлеге чара Яр Чаллы шәһәренең 14 төрле мәктәп, лицей һәм гимназияләреннән укучыларны берләштерде.  
Грант ярдәме «Җиңү юлында» хәрби-патриотик уенын шәһәр дәрәҗәсендә генә түгел, ә төбәкара дәрәҗәдә дә гамәлгә ашыруга юнәлтеләчәк.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр