Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллы шәһәренең Сөембикә проспектында трамвай юлларын капиталь ремонтлау башланды

Сөембикә проспектындагы трамвай юлларын капиталь ремонтлау башланды. Шуңа бәйле рәвештә, 17 октябрьгә кадәр Яшьлек проспектына таба «Боз сарае» тукталышыннан «Сөембикә проспекты» тукталышына кадәр трамвай хәрәкәте туктатылачак.

Сүз 3 нче (Тимерчелек заводы юнәлешендә), 6 нчы, 7 нче һәм 10 нчы маршртлар турында.
Завод хезмәткәрләренә уңайлы булсын өчен, иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә өстәмә рәвештә 35 нче автобус маршруты буенча 27 сентябрьдән ЛИАЗ автобуслары йөри башлый. Шулай ук 27 сентябрьдән, 5:00 сәгатьтән вакытлыча түбәндәге маршрутларның хәрәкәте оештырылачак: 13,14,16 ,17,18. Алар ремонт барган вакытта гына йөриячәк.

Үзгәртелгән графикны тәкъдим итәбез.
13 нче маршрут: «Депо – Низаметдинов урамы – 1 нче автомобиль юлы – Рәис Беляев урамы – Мәскәү проспекты – Яшьлек проспекты – Сөембикә проспекты – Вахитов проспекты – Пресс-рама заводы».
14 нче маршрут: «Сидоровка п. – Яр Чаллы пр. – Сөембикә пр. – Вахитов пр. – ЮХИДИ идарәсе тукталышы».  
16 нчы маршрут: «Сидоровка п. – Низаметдинов урамы – 1 нче автомобиль юлы – Рәис Беляев урамы – Мәскәү проспекты – Яшьлек проспекты – Сөембикә проспекты боҗрасы (25 комплекс)».
17 нче маршрут: «Кою заводы – Рәис Беляев урамы – Мәскәү проспекты – Яшьлек проспекты – Сөембикә проспекты боҗрасы (25 комплекс)».
18 нче маршрут: «Сидоровка п. – Яр Чаллы пр. – Рәис Беляев ур – Мәскәү пр. – Яшьлек пр. – Сөембикә проспекты боҗрасы (25 комплекс)».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: транспорт трамвай юл