Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда чыккан янгында 16 яшьлек егет зыян күргән [+фото]

Янгын Рябинушка бистәсендә чыккан иде

Кичә Рябинушка бистәсенең  Ульянов урамында янгын чыккан дип  хәбәр иткән идек.

Урында бер йорт  һәм  алты ишегалды корылмаларының януы ачыкланды. Һәлакәт нәтиҗәсендә 16 яшьлек егет зыян күрә. 

21.25 тә янгынны тулысынча сүндереп бетерәләр. Янгын мәйданы 300 квадрат метр тәшкил иткән.

Вакыйга урынына Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев та килде. Шәһәр башлыгы өйләре уттан зыян күргән кешеләргә ярдәм күрсәтергә кушты.

Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев