Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил итә
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,52% тәшкил итә

Яр Чаллыда ел башыннан эш эзләү максатыннан кадрлар үзәгенә 8472 эш эзләүче мөрәҗәгать иткән, 1473 кеше эшсезләр сыйфатында исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,52 % тәшкил итә (ТР буенча - 0,88%).

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 9196 вакансия бар, шәһәрнең 1134 предприятиесе "Россиядә эш" порталында теркәлгән.
Ел башыннан эшсезлек буенча пособиегә 110 млн 892 мең сум тотылган. Ел башыннан 6610 кеше эшкә урнаштырылган. Әлеге мәгълүматны эшлекле дүшәмбедә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Татьяна Быданова җиткерде.

Фото: mtsz.tatarstan.ru

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


атналык киңәшмә

Нет комментариев