Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда ике күпфатирлы социаль ипотека йорты төзелә башлады

Бу ике йорт 625 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Аларны киләсе ел ахырында тапшыру планлаштырыла.

Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды Яр Чаллы шәһәренең 63 микрорайонында ике күпфатирлы торак йорт төзи башлады. Әлеге йортларда бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, ятим балалар һәм Дәүләт торак фондының башка торак программаларында катнашучылар фатир ала алачак.

Йортлар төзелеше Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Дәүләт торак фонды 63 нче микрорайонны 2017 елда үзләштерә башлады. Төзелеш эскизы буенча, биредә гомуми мәйданы 207 мең кв. метр булган 3500 фатирга исәпләнгән 17 йорт төзү планлаштырыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, микрорайондагы торак йортларны инженерлык коммуникацияләре белән тәэмин итү өчен Дәүләт торак фонды үз акчалары хисабына су һәм җылылык, электр белән тәэмин итү челтәрләрен төзүне алып бара.

Чыганак: ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев