Яр Чаллыда исерек йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда исерек йөртүче җәяүлеләрне бәрдергән

Яр Чаллы шәһәрендә «Вольво-S80» машинасы белән идарә иткән исерек йөртүче җәяүлеләр өстенә менгән.

Зыян күрүчеләр арасында 13 яшьлек малай, 22 һәм 28 яшьтәге хатын-кызлар һәм 49 яшьлек ир-ат бар. 

Авария 15 август көнне булган. 34 яшьлек йөртүче Беляев урамы буйлап хәрәкәт иткәндә, Хәсән Туфан проспекты борылышында тиешле тизлекне сакламыйча җәяүлеләр өстенә менә. Аннары бордюрны бәрдереп, юл кырындагы реклама конструкциясенә бәрелә. Бордюрны бәрдергәне һәм теркәлмәгән машинада исерек килеш йөргәне өчен ир-егеткә карата 4 административ беркетмә язылды, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгы.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев