Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда яңа уку елында 65 меңнән артык укучы мәктәпкә барачак

2020/2021 уку елында шәһәрдә 246 мәгариф учреждениесе хезмәт күрсәтә: 78 мәктәп, 129 балалар бакчасы, 39 өстәмә белем бирү учреждениесе, 23 югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениесе.

Бу хакта бүген иртәнге киңәшмә барышында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде. "Быел, узган елдагы кебек үк, гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар саны артты. Якынча мәгълүматларга караганда, аларның саны 65 меңнән артыкны тәшкил итәчәк. Узган ел мәктәпне 62 428 укучы тәмамлады. Бу тенденция 2024 елга кадәр сакланачак", - дип билгеләп үтте ул.

 

Аның сүзләренә караганда, ике сменалы режимлы мәктәпләр саны 22 учреждениегә кадәр арткан.

 

"Укучылар саны артачак, быел бездә мәктәпне 62 мең укучы тәмамлады. 2024 елга алар 77 мең булачак. Кызганычка каршы, икенче сменада укучылар саны арта. Шуңа күрә соңгы биш елда дүрт яңа мәктәп төзи алуыбыз билгеле бер дәрәҗәдә киеренкелекне төшерә. Яр Чаллы шәһәрендә мәктәпләр төзү эшен, без сезнең белән алган темпны дәвам итәргә кирәк", - диде мэр Наил Мәһдиев.

 

 

 Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X