Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яр Чаллыда җылылык бирү сезоны 224 көн дәвам иткән

Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә 2018-2019 елгы җылыту чорына йомгак ясадылар.

 Шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Салават Ситдыйков сөйләвенчә, сезон штат режимында узды. Җылыту чоры 2018 елның 26 сентябрендә башланды һәм 2019 елның 7 маенда тәмамланды. Аның гомуми озынлыгы 224 көн тәшкил итә.
Җылыту чоры тәмамланганнан соң, киләсе елга әзерлек башланды. Әйтик, шәһәр хуҗалыгын җылыту чорына әзерләүгә планлаштырылган эшләр күләме 1 млрд 958 млн 917,338 мең сумны тәшкил итә. Шуның 784 млн 372,250 мең сумы коммуналь хуҗалык объектларын әзерләүгә, 1 млрд 174 млн 545,88 мең сумы шәһәрнең торак фондын капиталь һәм агымдагы ремонтлауга юнәлтелә.
Салават Ситдыйков сүзләренә караганда, Сидоровка бистәсе районында насос станциясен төзү, шулай ук Замелекесье бистәсе каршында ике чыганактан җылылык китергеч бирү мөмкинлеген булдыру өчен җир өсте җылылык челтәрен төзү зарур, бу Замелекесья микрорайонында төзелә торган 20,21,22 микрорайоннарны җылылык белән тәэмин итү ышанычлылыгын арттырачак.
Агымдагы елда 7,7 км җылылык челтәрләрен капиталь ремонтлау планлаштырылган. Моннан тыш, 2019 елда Яр Чаллыда торак йортлар подвалларында транзит челтәрләрен алыштыру буенча масштаблы проект старт ала.
"Шәһәрдә транзит челтәрләренең искерүе проблемасы күптән кискен тора һәм үз чишелешен таләп итә. Ел саен әлеге челтәрләргә күпсанлы зыян килә дигән сүз. Быел 13 км озынлыктагы 140 торак йортның подвалларында тузган транзит челтәрләрен алыштыру планлаштырыла", - дип өстәде ул.
Спикерның чыгышын дәвам итеп, шәһәр мэры Наил Мәһдиев киләсе ягу сезонына әзерлекнең мөһимлеген билгеләп үтте: «Әзерлек чоры җитте, шуңа күрә әйдәгез килешик, бу процессны Башкарма комитет ягыннан Илья Сергеевич Зуев (Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары) җитәкләячәк. Барлык махсус мәсьәләләр буенча да ике атнага бер тапкыр фикер алышырбыз, эш барышын контрольдә тотачакбыз. Шәһәр хуҗалыгы объектларын кышка вакытында әзерләү бик мөһим», - диде шәһәр башлыгы.

 

http://nabchelny.ru/news/36347

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев