Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр балаларга булыша

“Мәктәпәк җыенырга ярдәм ит” акциясенә предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә кушыла.

Эшче яшьләр советы “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясенә кушылды. “Заман” яшьләр үзәгенең эшче яшьләр советы активистлары Автозавод районы укучыларын якынлашып килүче яңа уку елы белән котладылар һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары җыелмалары тапшырдылар. Бәйрәмгә Автозавод районының 26 укучысы чакырылган иде. Аларны Автозавод районы хакимияте башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова сәламләде һәм киләсе уку елында уңышлар теләде.

Балалар мастер-классларда, кызыклы конкурсларда һәм эстафеталарда катнаштылар. Бәйрәм ахырында барлык чакырылган кешеләр РФ Пенсия фондының Чаллы бүлегенннән, “Ремдизель”, Яр Чаллы “ТЭЦ” ыннан канцелярия кирәк-яраклары алдылар. “Мәктәпәк җыенырга ярдәм ит” акциясенә предприятие һәм оешма җитәкчеләре дә кушыла. Социаль яклауга мохтаң балаларга мәктәп формасы һәм портфельләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев