Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшьләр наркотикларга каршы!

“Эврика” мәдәният үзәгенең “Яшүсмер” яшүсмер-яшьләр клубларында шөгыльләнүчеләр өчен чираттагы проект тәкъдим ителде.

Әлеге очрашу “Наркотикларсыз тормыш” республика наркотикларга каршы көрәш акциясе кысаларында, Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан оештырылды. Анда кинологлар,  Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе криминалистлары катнашты.
Яр Чаллы шәһәре буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту бүлеге өлкән оперуполномоченные Илгиз Богданов  шәһәрдә һәм республикада наркотикларга бәйле җинаятьчелек турында сөйләде.
Ул шулай ук эксперт-криминалист һөнәренең үзенчәлекләре, оператив-эзләү чаралары, тикшерү эшләре оештыру буенча чыгыш ясады. Яшьләрне иң тәэсирләндергәне наркотик матдәләрне эзләп табучы кокер-спаниэль токымлы эт булгандыр, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев