Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җылылыкны кайчан сүндерә башлаячаклар?

Чаллы оешмаларында җылылыкны сүндерә башлаганнар

Йортларда һәм социаль объектлардагы җылылыкны 9 майдан да иртәрәк сүндермәячәкләр дип хәбәр ителә.
Чаллының җылылык челтәре “Татэнерго” филиалы хәбәр итүенчә җылылык оешмаларның үз гаризалары буенча сүндерелгән.
- Ай дәвамында җылылыкны сүндерү турында гаризалар килде безгә. Оешмалар һәрберсе мөстәкыйль рәвештә моның турында гариза бирә ала.- ди “Татэнерго” филиалы директоры Айрат Зәйнуллин. – Ә  торак процесс бераз гына катлаулырак. Беренчеләрдән булып, башкарма комитет тарафыннан җылылык сүндерү турында карар язылырга тиеш. Шулай ук, күпфатирлы йортларда җыелыш үткәрелеп, яшәүчеләр гомум фикергә килергә тиеш. Ләкин мондый җыелышлар барлык йортлар да үткәрелми. Бүгенге көнгә шуны ачык әйтә алам, күпфатирлы йортларда җылылык 9 майдан да иртәрәк сүндерелмәячәк. Безнең барлык идарәче компанияләр белән дә килешү төзелгән, һәзер алардан гаризалар көтәбез.
Быел апрель- май айларында һава торышы тотрыклы түгел. Айрат Зәйнуллин сүзләренә караганда узган елны җылылык 20 майда гына сүндерелгән булган.

Шулай ук, “Татэнерго” филиалы хәбәр итүенчә, җылылыкка тариф 3,9% ка арта һәм 1583 сум 16 тиен булачак.  Хәзерге вакытта бу сумма 152 сумны тәшкил итә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев