Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йолдызнамә | 17 – 23 август

Йолдызлар нәрсә фаразлый?

Кучкар (21.03 – 20.04) Кемнәрнеңдер мәкерлерәк адымнарыннан сак булыгыз: хезмәттәшләрегез арасында теш кайрап йөрүчеләр бар бугай… Бәхәсле мәсьәләләр килеп туса, берәрсе белән киңәшләшмичә, эшкә тотынмагыз. Юкса үзегезгә генә таянып, хаталануыгыз ихтимал. Ял көннәрендә күңелле хәбәрләр көтегез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Барысына да өлгерү өчен анда-монда  йөгерергә генә түгел, зирәклек күрсәтергә дә туры килер. Өй, гаилә, бала-чага онытылыр, аның каравы, шәп кенә хезмәт хакына зур өметләр пәйда булыр. Гомумән, алдыгызда яңа мөмкинлекләр ачылыр. Каушап кына калмаска!

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Уңга-сулга тайпылмыйча, үзегез сайлаган юлдан барыгыз да барыгыз. Тик уй-хыялларыгызны тормышка ашырырга иртәрәк әле. Төптән уйламыйча торып, гаиләгезгә һәм эшкә кагылышлы глобаль карарлар кабул итә күрмәгез.

Кысла (22.06 – 22.07) Белеп торыгыз: акчага кагылышлы теге яки бу карарга килгәнче, башта бөтенесен бик яхшылап уйлагыз. Җыелып килгән күңел төшенкелегеннән котылуның иң яхшы юлы – дусларыгыз белән күрешү җаен табу. Елмаю-көлүнең шәп дару икәнлеген беләсездер. Очрашу нәкъ менә шул рухта узачак!

Арыслан (23.07 – 23.08) Очраклы гына җил дә исми. Тирәгездәге билгеләргә игътибарлы булыгыз: сезгә алар дөрес юл күрсәтәчәк. Көтмәгәндә генә премия алуыгыз яки берәр нәрсә отуыгыз бар. Кыскасы, муллык-байлык һәм рәхәтлектә яшәү өчен гаять зур мөмкинлекләр көтегез.

Кыз (24.08 – 22.09) Атнаның беренче яртысында, ачылып китеп, хезмәттәшләрегезгә бөтен серләрегезне  белгертү куркынычы бар. Шуңа күрә бу чорда эштән бушаган вакытны ялгыз гына үткәрергә тырышыгыз. Атна ахырында гаиләгездәге мөнәсәбәтләрнең ныклыгын күрсәтердәй хәлләр булып алыр.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бу атнада итагатьле, тыйнак хезмәттәшләрегез белән генә аралашырга тырышыгыз. Юкса… Ял көннәре өчен иң әйбәте – табигать кочагында ял итү. Авырып китмәс өчен, җылырак киенергә генә кирәк.

Чаян (24.10 – 22.11) Эш-бурычларыгыз башны әйләндерерлек дәрәҗәдә күп! Планнар корып, аларны хәл итүнең чик вакытларын билгеләгез – шулай җиңелрәк булачак. Атна урталарында үзегезне шәп кенә бүләк көтә.

Укчы (23.11 – 21.12) Курку-шикләр узганда калсын. Юкса яңа эшләрегезгә комачаулаячаклар. Авырлыклар турында туганнарыгызга ләм-мим. Балаларыгыз шәп хәбәрләр белән куандырачак. Бу исә үзегезне чын мәгънәсендә бәхетле кеше итеп тою мөмкинлеге бирәчәк.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, һич көтмәгәндә үзегез өчен бик кирәкле һәм файдалы мәгълүмат ишетеп сөенерсез. Озак уйлап тормастан, шуларга таянып эшкә дә керешерсез.  Тик әле бу хакта якыннарыгызга да әйтмичә торыгыз. Күз тидерүләре бар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Хаталанасыз икән, артык борчылмагыз. Тиздән аны төзәтү мөмкинлеге чыгачак. Атна урталарында керем чыганакларының артачагы турында хәбәр сөендерер. Өстәвенә әле бердәнберегез дә акчага бәйле шәп хәбәрләр ирештерер.

Балык  (20.02 – 20.03) Эштә бик мактаулы кешегә әйләнерсез. Игътибарлы, пөхтә, төгәл булуыгызның нәтиҗәсе бу! Өйдә дә тәртип. Сөеклегез ярату билгесе итеп сюрприз ясарга йөри бугай. Шулай ук балаларыгыз да сөенечле хәбәрләр ирештерер.

 

 

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев