Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йолдызнамә 28 июль – 2 август

Бу атнада йолдызлар ниләр фаразлый?

Кучкар (21.03 – 20.04) Акча мәсьәләсендә, шәхси тормышта – тәртип. Әмма якын киләчәккә төп бурычлар турында уйлыйсы бар. Башыгызга бары тик әйбәт уйлар гына кертергә тырышыгыз. Шулай икән, зур җиңүләргә нигез салачаксыз. Атна ахырында  ерак сәфәргә чыгу тәкъдимен ишетү ихтималы зур. Югалып калмыйча, ничек тә «әйе» сүзен әйтергә мөмкинлек табу кирәк бугай…

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Яңа эшкә күчү өчен искиткеч шәп чор. Акча табу, үзегезне үстерү өчен искиткеч зур мөмкинлекләр ачылачак анда! Гомумән, бу атнада барлык проблемаларыгыз моңарчы күрелмәгән җиңеллек белән хәл ителәчәк. Өстәвенә әле ял көннәрендә үтә күңелле яңалыклар да ишетеләчәк.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тырышлыгыгыз әрәмгә китмәячәк! Зур гына күләмдә акча кереме яки бик шәп эшлекле тәкъдимнәр  көтә сезне. Хәзер инде тынычланып калып, романтик хисләргә яки фәлсәфәгә бирелеп алырга да була. Кыскасы, төшенкелектән, ниһаять, котылып, менә дигән итеп яши башлаячаксыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Бурычны түләү, төн йокыгызны качырган күптәнге проблемаларның очына чыгу мөмкинлеге туар. Иске дусларыгыз белән очрашып күрешергә тырышыгыз: күңелле дә булачак, файдасы да тиячәк. Тик бер мәсьәләдә белер-белмәс сөеклегезгә каршы төшеп кенә бөтен эшне бозмагыз. Юкса өйдәге «буран» шәп кенә планнарыгызны челпәрәмә китерергә мөмкин.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бик киеренке чор. Әмма кирәкле, дөрес киеренкелек бу. Язмыш кушуы буенча юлыгызда очраган авыр холыклы кешеләр белән мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен мөмкинлек ачылачак. Хезмәттәшлек турында байтак кына тәкъдимнәр көтегез. Әмма иң элек башлаган эшләрегезнең очына чыгыгыз.

Кыз (24.08 – 22.09) Акча өстенә акча! Ләкин эшләп алганны тотып бетерергә ашыкмагыз. Мая туплагыз – шулай икән, күңелегезгә моңарчы күрелмәгән тынычлык, рәхәтлек иңдерәчәксез. Гомумән, бу атна зур уңышлар вәгъдә итә. Уяу һәм зирәк булуыгыз нәтиҗәсендә барлык эшләрегез искиткеч дәрәҗәдә шәп килеп чыгачак. Тик янәшәгездә үзегезгә булышучылар турында онытып җибәрмәгез.

Үлчәү (23.09 – 23.10) Тәвәккәлләгез, әмма артыгын гына кыланып ташламагыз! Акча санаганны ярата – шуны истә тотыгыз. Аннан килеп, эштә яки шәхси тормышыгызда бик мөһим бер вакыйга килеп чыгасын белеп торыгыз. Атна ахырында, сыналган дус яңа дустан яхшырак, дигән мәкальне искә төшерәчәксез.

Чаян (24.10 – 22.11 Башлап ташланган эшләрегезгә кире кайту өчен үтә дә уңайлы чор. Дәрәҗәле кешеләр ярдәменә исәп тота алачаксыз чөнки. Гаиләгездә соңгы вакытларда бераз суыныбрак киткән мөнәсәбәтләрне җылытып җибәрердәй хәлләр килеп чыгар. Әле тагын бер туганыгызның  шатлыклы   хәбәрләре күңелегезне күтәрер.

Укчы (23.11 – 21.12) Чиктән тыш киеренке атна. Максатыгызга ирешү өчен соңгы ыргылыш ясыйсы бар. Курыкмагыз: бик уңышлы килеп чыгачак ул. Ә инде шуннан соң тыныч күңел белән ял итсәгез дә була! Авыр чордан соң көч-куәтне яңартырга кирәк ич… Хәер, сез ул авырлыкны әллә ни тоймаячаксыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Күчемсез милек белән эш итү – ремонтлау, сатып алу, сату, арендага бирү өчен үтә шәп чор. Әмма бер шарты бар: гаиләгез иминлеге хакына тырышсагыз гына шулай булачак. Югалып торган бер дустыгыз белән элемтәләрне яңартып җибәрәчәксез.  Ә бу озакламый бик тә акчалы хезмәттәшлеккә әйләнеп куярга мөмкин.

Сукояр (21.01 – 19.02) Әллә ни зур яңалыклар көтелми. Эштә дә игътибарга алырлык хәлләр булмас бугай. Кыскасы, барысы да искечә һәм тыныч. Шулай да атна ахырында тегеннән-моннан акча эшләп алу тәкъдиме күңелегезне җилкендереп куяр. Ризалашыгыз, әҗереннән мәмнүн калачаксыз.

Балык  (20.02 – 20.03) Нәкъ менә шушы атнадан финанс хәлегез ныгый башлар. Бу исә соңгы вакытларда күңелегезне бимазалап торган авыррак уйларны куып таратыр, эшкә дәрт уятыр.  Әле тагын балаларыгыз  да үзләренең уңышлары белән сөендерер. Тик сөеклегез белән бер мәсьәләдә уртак фикергә килү генә авыррак булыр.

 

 

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев