Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Йолдызнамә киләсе атнага

31 - 6 көннәренә йолдызнамә

Кучкар

Сюрпризлар, көтелмәгән вакыйгалар һәм яңа максатлар атнасы. Барлык өлкәдә дә үзеңне сынап карый аласың.

 Үгезбозау

Тормышка башка күзлектән карарга өйрәнерсез. Күктән бәхет яуганын көтеп утырырга кирәкмәс, уңышның тырышларга гына юлдаш булуын истән чыгармагыз.  

Игезәкләр

Илһамлы вакыт. Эшегездән, аралашулардан, мөнәсәбәтләрдән тәм табарсыз. Кайдадыр тәвәккәллек кирәк булыр, курыкмагыз, уңыш сезнең якта. 

 Кысла

Уйланылган барлык планнарың тормышка ашачак. Бу атнада сине мәхәббәт, яңа танышулар, мавыктыргыч һәм кызыклы эш көтә. 

Арыслан

Сине бик күп сәяхәтләр көтә, бәлки, яшәү урыныңны да алмаштырырга туры килер. Көз башында эшеңдә үзгәрешләр булуы ихтимал. Иң мөһиме - бернәрсәдән дә курыкма һәм үткәннәр белән яшәмә.

Кыз

Синең өчен бай эчтәлекле атна булачак. Шәхси тормышыңда, хезмәт баскычында күтәрелүдә зур уңышлар көтә. Яңа һөнәрләр үзләштерә башласаң да була.

Үлчәү

Сәламәтлек җәһәтеннән булсынмы, акча ягыннанмы, мәхәббәт өлкәсендәме – бар да яхшы. Бер генә нәрсәдән сакланыгыз – юк-бар нәрсәләргә артык зур игътибар бирүдән. 

Чаян

Проблемаларыңны хәл итүнең башка төрле юлларын табарга кирәк булыр.. Югалтулар өчен үкенмә, табышларың өчен шатлан.

Укчы

Бу атнада иң зур куанычыгыз – гаиләгезнең уңышлары. Камиллеккә омтылу сезгә элек тә ят түгел иде, хәзер ул аеруча көчле күренә.

Кәҗәмөгез

Итагатьлерәк булырга тырыш, синең ниндидер мәсьәлә күтәреп чыгуыңны башкалар үзенә кисәтү ясау дип аңларга мөмкин. Кешеләрнең фикерен үзгәртү өчен юкка көчеңне түкмә.

Сукояр

Юл куя белмәсәгез,мөнәсәбәтләр аерылышу белән төгәлләнергә мөмкин. Өстәмә керем турындагы уйларны әлегә читкә куеп торыгыз.

Балык

Атна бергәләп ял итү, сәфәр чыгу өчен кулай. Тәҗрибәң һәм абруең яңа проектларны тормышка ашырганда ярдәм итәр. Торак һәм көнкүреш мәшәкатьләрен хәл итәсе булачак..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев